Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
8 ноябрь 2019, 12:20

Закон һәм тәртип сагында

Бәйрәм

Евгений Казаков,

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы


Рәсәйдә РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ел саен 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели.

Безнең илдә милиция көненә багышланган бәйрәм 1962 елдан башлап билгеләнә. 1980 елдан Совет милициясе көне рәсми бәйрәмгә әйләнә.

2011 елда РФ Президенты Дмитрий Медведев МВД системасын үзгәртеп кору барышында эчке эшләр органнарына революциягә кадәрге, Петр I заманындагы атаманы – полиция исемен кире кайтарырга тәкъдим итте. Полицейский – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе, чөнки ул ватандашларыбызның тынычлыгын саклый. Бу эш табибныкы яки укытучыныкы кебек үк мөһим: табиб дәвалый, укытучы белем бирә, ә полицейский коткара, кешеләргә ярдәм итә. Полицейскийның эш көне нормага салынмаган, аларны хәтта законлы ял сәгатьләрендә дә теләсә кайсы минутта вакыйга булган урынга чакырып алалар.

Җәмәгать тәртибен саклау, законнар үтәлешен күзәтү, гражданнарны һәм милекне саклауны тәэмин итү мөһим. Полиция хезмәткәрләренең бурычлары да төрле: алар җинаять эзләү бүлегендә, патруль-пост, участок полицейские хезмәтендә, икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлегендә эшли.

Полицейский һөнәре хәвефле. Алар гомерләрен аямыйча коралланган җинаятьчеләрне тоткарлау, урлашуларны ачыклау буенча операцияләрдә катнаша. Бу һөнәр вәкилләре җитди, үз эшенә җаваплы караучы, кыю кешеләр.

Полициядә намуслы, гадел, әдәпле хезмәткәрләр эшләргә тиеш. Зирәк, белемле, чыдам, көчле ихтыярлы һәм сәламәт булу мөһим. Чөнки полиция хезмәткәре постта гына тормый, ә башкаларны хәвефтән саклау өчен һәр көн үз гомерен куркыныч астына куя. Бер сүз белән әйткәндә, бу кызыклы, шул ук вакытта авыр һәм башкаларның тормышын хәвефсезрәк, тынычрак, яхшырак итүче һөнәр.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы бүлеге хезмәтләндергән территориядә 2019 ел дәвамында җинаятьләр саны кимүе күзәтелә – 559 (-30), шул исәптән җәмәгать урыннарында 109 (-13), урамда 55 (-12), җинаятьләрне ачу 76,4% тәшкил итә.

Алдан кисәтү чаралары күреп милек урлауга бәйле җинаятьләр санын 15,2%ка киметүгә ирештек. Барлыгы 212 (-38) җинаять теркәлде, кесә караклары саны 30%ка, мал урлау 42,9%ка, автомототранспорттан урлашу 71,4%ка кимеде, мошенниклык очраклары азайды – 32 (-3).

2019 елның 10 ае йомгаклары буенча 9 ату коралы законсыз әйләнештән алынды. Икътисади һәм салым юнәлешендәге 20 (+10) җинаять ачыкланды, аларны ачу 85,7% (+10,7) тәшкил итте, шул исәптән авыр һәм аеруча авыр 14 (+8) җинаять ачыкланды.

2019 елда Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дүрт хезмәткәре Төньяк Кавказда командировкада булды, шуларның икесе – җитәкчелек составыннан, бу Башкортстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы аппаратының чишмәлеләргә ышаныч белдерүе турында сөйли.

Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә белемнәрен камилләштерә һәм квалификацияләрен күтәрү өстендә эшли.

Быел алар спортның гамәли төрләре – ату, кул сугышы буенча үткән җиде финал ярышта катнаштылар. Полицейский Р. Бакиров бокс буенча Рәсәйчемпионатында өченче урын алды.

Агымдагы елда полициянең инспекторлар составы мәгариф учреждениеләрендә белем алучы яшьләр белән эшләүгә бәйле 25 чара үткәрде.

Полиция хезмәткәрләре сайлауда, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен, сабантуйны, Яшьләр көнен, язучы һәм шагыйрь Мостай Кәримнең 100 еллыгын үткәргәндә район территориясендә җәмәгать тәртибен саклый. Ә Белем көне һәм чыгарылыш кичәләре үткәрелгән көннәрдә безгә аеруча җаваплылык йөкләтелә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм эчке эшләр органнары ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм, сәламәтлек, тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек, иксез-чиксез көч-куәт һәм Ватаныбызга хезмәт итүдә уңышлар телим!
Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчелеге, ветераннар советы һәм җәмәгатьчелек советы хезмәттәшләрне һәм ветераннарны Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне белән тәбрик итә! Сезгә ныклы исәнлек, карьера үсеше һәм озын гомер телибез.

  • Сезне 2019 елның 8 ноябрендә сәгать 4тә Чишмә поселогының Мәдәният сараенда үтәчәк бәйрәм чарасына чакырабыз.
Читайте нас: