Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 октябрь 2019, 17:48

Ышанычка кереп алдау: алдакчылар корбаны булмагыз

Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы бүлегенә алдануга бәйле гаризалар бик күп килә.

Рунар Исхаков, Рәсәй МВДның Чишмә районы буенча өлкән участок полицейские, өлкән полиция лейтенанты
Күптән түгел Чишмәдә яшәүче бер кызның «ВКонтакте» төркемендәге сәхифәсенә кереп дусларының һәркайсына миңа акча салыгыз дигән үтенеч җибәргәннәр. Берсе дүрт мең сум күчереп тә өлгергән. Соңрак шалтыратып сөйләшкәч кызның акча сорамавы һәм алмавы ачыкланган.

Банк картасы белән бәйле алдау очраклары да еш була. Соңгы мисал: Чишмәдә яшәүче бер хатынның телефонына шалтыратып берәү үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм картагыздан акча алганнар, дип хәбәр иткән. Аны кире кайтару өчен карта мәгълүматларын һәм кодын сораган. Картада булган акчалар тиененә кадәр югалганнан соң мошенник та югалган, башкача бәйләнешкә кермәгән. Сезгә шалтыратып, банк хезмәткәре булып кыланып карта мәгълүматлары сорыйлар икән, беркайчан да җавап бирмәгез. Бер генә банк хезмәткәренең дә карта кодын яки смс буенча җибәрелүче раслау кодын таләп итәргә хокукы юк. Әлеге мәгълүматлар, һәрхәлдә, мошенникларны гына кызыксындыра ала. Аферистларның эзенә төшү бик кыен.

Хәзерге вакытта фатирлар, өйләр буенча да бик күп мошенниклар йөри, алар кешеләрдән төрле ысуллар белән алдалап акча алырга тырыша. Шуңа күрә сак булыгыз. Таныш булмаган кешеләргә, хәтта алар үзләрен газ компаниясеннән, су-канализация хуҗалыгыннан, дип әйтсәләр дә ишек ачмагыз. Сезгә ишек шакыган кешенең кем булуын белү өчен тиешле оешмага шалтыратыгыз һәм аларның сантехникны яки газ хезмәткәрен чынлап та җибәрүләрен ачыклагыз.

Алдаркараклар сезгә һич булмаса чиктән тыш кыйммәт бәягә бер файдасыз җиһазлар «тагачаклар». Ә кайвакыт шулай да була: җинаятьчеләрнең берсе игътибарны читкә җәлеп итә, икенчесе нинди дә булса кыйммәтле әйбер урлый.

Чишмә районында телефон аша алдау очраклары да сирәк түгел. Өлкән кешеләргә шалтыратып оныгының яки улының юл һәлакәтенә эләгүен хәбәр итәләр һәм эшне җайга салу өчен акча түләргә кушалар. Алар бик оста итеп алдап кешене «төп башына утырта». Кайберәүләрнең хәтта акча артыннан курьер килеп киткәч тә улына шалтыратып бу хәлне ачыкларга башлары җитми.
Читайте нас: