Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
17 октябрь 2019, 14:53

Салым бурычы турында «шәхси кабинет»та белергә була

Салымнар

2019 елның 1 августына кадәр Башкортстан Республикасында яшәүче якынча 2 мең кеше, салым буенча бурычлары булу сәбәпле, Рәсәй Федерациясеннән читкә чыга алмаган. Физик затларның милек салымы буенча төбәк бюджеты каршындагы бурычларының гомуми суммасы 2,2 млрд сумнан артык тәшкил итә. 2019 ел башыннан Башкортстанның салым органнары суд приставлары хезмәтенең төбәктәге идарәлеге белән берлектә салымнар буенча бурычлылар яшәгән урыннарда уртак рейдлар үткәрә. Соңгы ике атнада гына түләттерелгән бурыч суммасы якынча 7,5 млн сум тәшкил иткән.

Физик затлардан салым буенча бурычларын түләттерү буенча чаралар агымдагы ел азагына кадәр дәвам итәчәк.


1. Салымнар буенча бурычларны түләттерү ысуллары

Башкортстан Республикасының салым органнары бюджет каршындагы бурычларны киметү максатында ЮХИДИнең төбәктәге органнары һәм Суд приставлары хезмәте идарәлеге белән берлектә актив эш алып бара. Аерым алганда, МВДның Башкортстан Республикасы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашлыгында бурычлыларны транспорт агымында автомобиль номерлары буенча тану системасын кулланып, «Юл приставы» проекты тормышка ашырыла.

Моннан тыш, салым буенча бурычларны түләттерү процессына бурычлыларны эш белән тәэмин итүчеләр дә җәлеп ителә. Аерым алганда, әгәр хезмәткәрнең салым буенча бурычы булса, һәм ул 100 мең сумнан артмаса, салым органнары бурычны түләттерү турындагы документны суд приставлары хезмәтенә түгел, ә туп-туры бурычлының эш урынына җибәрергә хокуклы. Бу очракта эш бирүче күрсәтелгән бурычны бурычлының хезмәт хакыннан тотып калырга тиеш. Салым органнары шулай ук бурычлыга карата аның барлык төрдәге милеген (автомобилен, күчемсез милек объектларын, җир участокларын һ. б.) теркәүгә чикләү чараларын кертә ала.


2. Салым буенча бурычның чит илгә чыгарга комачаулавы дөресме?

Башкару производствосы булганда бурычлыга Рәсәй Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләүләре ихтимал. Рәсәй Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турындагы карарны салым органы үтенече буенча суд приставлары хезмәте чыгара. Арытаба ул чик буе контроле органына җибәрелә.

Башкортстан Республикасының салым органнары чит илдә ял итәргә планлаштырган гражданнарга бюджет каршындагы бурычларын алдан түләргә тәкъдим итә.


3. Салым буенча бурычың булуын ничек белергә?

Салым түләүчеләр салым буенча бурычлары булу (булмау) турындагы мәгълүматны – Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» электрон сервис ярдәмендә белә ала, аның ярдәмендә исәпләнгән һәм түләнгән, артык түләнгән салымнар, бурычлар турында мәгълүмат белергә, салым кәгазен, салым түләү буенча квитанцияләрне бастырып алырга мөмкин;

«Хосусый малтабарның шәхси кабинеты» хосусый эшкуарларга үзләренең бурычлары турында белергә, түләнмичә калганнарын ачыкларга, бюджет белән исәп-хисап ясауны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Әлеге сервисларга теркәү картасында күрсәтелгән логин һәм пароль ярдәмендә «Физик затлар өчен шәхси кабинет»ка теркәлгәндә кереп була.

Теркәү картасын шәхесне раслаучы документ (паспорт) белән кайсы урында исәпкә алынуга карамастан, Рәсәй Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы территориаль органына мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Теркәү картасын шулай ук электрон почта адресы буенча Күп функцияле үзәк офисларында да алып була, моның өчен «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисына керү турында гариза бирергә кирәк. Моннан тыш, физик затлар турыдан-туры салым органнарына, Күп функцияле үзәк офисларына мөрәҗәгать итеп, яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә бюджет каршындагы бурычлары турында мәгълүмат алала.


4. Бурычыңны ничек капларга?

Салымнарны, җыемнарны, страховка взносларын, пеняларны һәм штрафларны онлайн режимда түләргә мөмкинлек бирүче иң таләп ителгән веб-ресурслар исемлегенә түбәндәгеләр керә: «Физик затларның салымнарын, страховка взносларын түләү»; «Дәүләт пошлинасы түләү»; «Өченче затлар өчен салым түләү»; «Түләү кәгазен тутыру».

Гражданнар шулай ук терминаллар, банклар, Рәсәй почтасы бүлекчәләре, Рәсәй Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә бурычларын түли ала.

Гамәлдәге электрон сервисларның тулы исемлеге белән Федераль салым хезмәтенең Интернет-сайтында танышырга мөмкин.
Читайте нас: