Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
17 октябрь 2019, 13:08

Акчасыннан «колак каккан»

Шушы көннәрдә Алкин-2 авылында яшәүче берәүнең кесә телефонына таныш булмаган кеше шалтыраткан.

Ул әдәпле генә итеп үзен банк вәкиле дип таныштырган, янәсе әлеге вакытта акция бара һәм акчаларны бик тә табышлы курс буенча долларга алыштырып була дигән.

Якташыбызны бу тәкъдим бик ымсындырган күрәсең, шуңа күрә ул «банк вәкиленә» бер дә шикләнмичә 15000 сум акчасын күчергән. Янәсе, банк аңа алмашка 500 доллар бирә, тик аңа бернинди акча да җибәрелмәгән, әлбәттә. Бу артык ышанучан ватандашларыбызга тагын бер сабак: дөрестер кебек тоелса да, шундый тәкъдимнәргә ышанмагыз, ничек кенә хәйләсәләр дә үзегезне алдарга юл куймагыз.
Читайте нас: