Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 сентябрь 2019, 16:19

Чишмәдә юл-транспорт һәлакәте: бәхеткә, корбаннар юк

Чишмә поселогында 21 сентябрь кичендә, күп машиналар катнашлыгында авария булды.

Поселокта яшәүче «Хендай» руле артында утырган 40 яшьлек хатын машинасына идарә итә алмый һәм тукталышта торган машиналарга барып бәрелә.

– Автомобиль башта бордюрга, аннары электр баганасына килеп бәрелде һәм 48нче йорт каршындагы парковкага кереп капланды. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк. Руль артындагы хатын каешын эләктергән булган, хәвефсезлек мендәре дә коткарып калган, – дип хәбәр итте ЮХИДИнең Чишмә районы буенча бүлегенең пропаганда буенча инспекторы, полиция капитаны Әлфия Вәлиева.

Тукталышта «Митсубиси», «Опель», ике «Рено» һәм «Ситроен» машиналары торган. «Опель»га бераз зыян килгән. Парковкада торган барлык машиналар инерция буенча, домино кебек, бер-берсенә килеп терәлгән. Барлыгы алты автомобиль бәрелешкән.

– Машиналарга зыян килүгә карамастан, иң мөһиме – корбаннар юк, һәм моны могҗиза дип әйтергә була, – дип билгеләде Әлфия Вәлиева.
Читайте нас: