Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 сентябрь 2019, 12:08

Фатирдан кибет ясарга буламы? Күршеләр ризалык бирсә генә

Торак йортларның беренче катындагы фатирларны еш кына коммерция максатындагы күчемсез милек итеп сәүдә нокталары һәм кафелар ачалар.

Эшкуар килгән табышны санаган арада күршеләре канәгатьсезлек белдерә: хәзер аларның тәрәзәләре төбендә машина куялар, йорт янында чүп-чар күбәйгән, туктаусыз эшләүче кондиционер тавышы ишетелә...

Әйтергә кирәк, фатирны чираттагы кибет итеп үзгәртеп кору торган саен катлаулана. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары да проблеманы хәл итү өстендә эшли. Парламентарийлар дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыручы дәүләт власте органнары хокукын закон дәрәҗәсендә ныгытырга, фатирларны торак булмаган бинага күчерү таләпләре үтәлешен тикшерергә, әлеге өлкәдә хокук бозуларны ачыкларга ниятли.

– Күптән түгел законга кертелгән яңалыкларга ярашлы, хәзер күп фатирлы йортта урнашкан фатирны торак булмаган бина итеп куллану биредә яшәүчеләрнең гомуми җыелышында хәл ителергә тиеш. Моннан тыш, торак булмаган фондка күчерелүче фатирга терәлеп торган фатир хуҗаларыннан язма ризалык алу мөһим, – диде Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытта бу көнүзәк тема. Электән фатирлар урнашкан торак йортларның беренче катлары еш кына коммерция максатында күчемсез милек буларак сатып алына. Анда кибетләр, гомуми туклану, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре урнаша.

– Әлегә кадәр бизнес белән шөгыльләнүчеләр шундый йортларда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләре белән исәпләшеп тормады. Күрше фатирларда яшәүче гражданнар еш кына шау-шуга, тәмсез исләргә һәм башка төрле уңайсызлыкларга түзеп торырга мәҗбүр булды. Хәзер фатирларны күршеләр ризалыгыннан башка торак булмаган бина итеп кулланырга ярамый. Закон проекты шундый хокук бозуларны ачыклау һәм чикләү максаты куя, – дип билгеләде спикер.

Тәкъдим ителгән закон проектына ярашлы, торак бинаны торак булмаган бина итеп куллануга күчерүне гамәлгә ашыру тәртибен бозу фактлары дәүләт торак күзәтчелеген тормышка ашыручы органнарга планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез булып тора, дип белдерде Константин Толкачев.

Әйткәндәй, беренче катта урнашкан кибетләр, кафелар һәм рестораннар шул йорттагы фатирларны сатуга комачаулый. Бер күчемсез милек агентлыгында кайчандыр үзләренең клиентлары булган 30 мең кешедән торган базага анализ ясап шундый ачыш ясаган. Шул ук вакытта фатир сатып алучыларны аскы катта банк бүлекчәләре, офислар һәм парикмахерскийлар урнашуы куркытмый.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: