Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 август 2019, 12:56

«Ашыгыч ярдәм»не үткәрмәсәң – таныклыктан мәхрүм каласың

Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексына 2019 елның 26 июлендәге Федераль закон белән 124.1 маддә өстәлде.

М. Кодакаев, прокурор ярдәмчесе
Аңа ярашлы медицина хезмәткәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча законлы эшчәнлегенә берәр төрле каршылык күрсәтелсә, шул рәвешле пациент сәламәтлегенә авыр зыян килсә, гаеплегә 80 мең сум яки хөкем ителүченең 6 айлык хезмәт хакы, яисә башка төрле кереме күләмендә штраф түләү, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү, яисә ике елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару, яки алты айга кадәр кулга алу, яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә. Пациентның үлеменә китергән бу гамәл өчен дүрт елга кадәр ирекне чикләү, яки дүрт елга кадәр мәҗбүри эшләр билгеләү, яисә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган.

Шуны билгеләү мөһим, гамәлдәге законга ярашлы, хезмәт эшчәнлеген башкарган затны үтерү, аның сәламәтлегенә авыр һәм уртача зыян китерү өчен җитди җинаять җаваплылыгы билгеләнгән. Медицина хезмәткәрләре дә хәзер шул исәпкә керә.

Мәсәлән, РФ Җинаять кодексының 115нче маддәсенә (сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу һәм РФ Җинаять кодексының 119нчы маддәсенә (үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян салу белән янау) яңа өстәмәләр бар – хезмәт эшчәнлеге яки җәмәгать эше башкарган затка яки аның якыннарына карата җинаять кылу.

Моннан тыш, 2019 елның 26 июлендәге 229нчы Федераль законда медицина хезмәткәренең ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлегенә каршылык күрсәткән өчен 4–5 мең сум күләмендә штраф түләү каралган (әгәр бу гамәлдә җинаять эше билгеләре булмаса).

Моннан тыш, махсус сигнал һәм маяк утларын кабызган «ашыгыч ярдәм» машинасына юл бирмәгән өчен тагын да катгыйрак җаваплылык билгеләнгән (РФ КоАПның 12.7 маддәсе). Хәзер моның өчен штраф өч-биш мең сум тәшкил итәчәк яки машина йөртүче бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Читайте нас: