-2 °С
Болытлы
Малларны көтү һәм куып алып бару тәртибен бозган өчен БР Административ хокук бозулар турындагы кодексның (КоАП) 7.3 маддәсе) буенча гражданнарга 1–3 мең сум; вазифаи затларга – 5–8 мең сум; юридик затларга 15–20 мең сум күләмендә штраф түләү яный. Йорт хайваннарын асрау, иркендә йөртү, сату тәртибен бозган, аулаган һәм үлеләндергән өчен (БР КоАПның 5.2 маддәсе) гражданнарга 1–2 мең сум; вазифаи затларга – 3–5 мең сум; юридик затларга 30–40 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Кабаттан закон бозган өчен штраф күләме берничә тапкырга арта.
Полиция хезмәткәрләре малларны көтүлектә дә караусыз калдырмаска, урамга чыгарып җибәрмәскә һәм төнгелеккә алып кайтырга киңәш бирә. Маллар ташу өчен җайлаштырылган шикле машиналарның номерын мөмкинлек булганда язып алырга, шоферының һәм пассажирларының йөз-кыяфәтләрен истә калдырырга тырышырга кирәк.
Мал урлау, җинаять юлы белән табылган итне сату белән шөгыльләнүчеләр турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, бу турыда Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы бүлегенә хәбәр итегез (тел. 8 (34797) 2-12-00).