Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 июль 2019, 13:24

Мошенниклар кармагына эләгә күрмәгез

– Хәзер мошенникларның банк исеменнән шалтыратуы турында күп сөйлиләр. Янәсе, рәсми номерлардан шалтыраталар. Аларны ничек белергә соң, чынлап та банктан шалтыраткан булсалар нишләргә?

Е. Гринько

Бу сорауга РФ Үзәк банкының Башкортстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе управляющие урынбасары Егор Михтанюк җавап бирә:

– Җинаятьчеләр үз номерларын банкларның рәсми номеры кебек күрсәтергә өйрәнде. Әгәр сезгә банктан шалтыратып карта мәгълүматларын сорасалар, һәрвакыт уяу булыгыз, – дип киңәш бирә ул. – Тәүдә кем шалтыратуын ачыклагыз, һәм соңрак шалтыратачагыгызны әйтеп телефонны сүндерегез. Аннары үзегезнең банк картасында яисә сайтта күрсәтелгән банк номеры буенча шалтыратып сезгә әле генә шалтыраткан хезмәткәрне сорагыз. Телефонда банкның таныш номеры күренсә дә, кире шул номерга басмагыз. Банкның «Кызу линия» номерын кулдан җыегыз.

Алдарга теләүчеләр еш кына кич, төнлә яисә ял көннәрендә иртән, кеше йокыдан уянып бетмәгән вакытта шалтырата. Мошенниклар сезгә исем-шәрифләрегез белән мөрәҗәгать итсә, хәтта карта номерын һәм аның гамәлдә булу срогын әйтсә дә гаҗәпләнмәгез. Бу мәгълүматларны алар төрле чыганаклардан ала. Җинаятьче үзен банк хезмәткәре дип таныштыра да, клиентның тиз арада эш итүе мөһим булган шикле операция турында хәбәр итә.

Мәсәлән, мошенниклар кемдер сезнең карта белән зур суммада акча түләргә уйлый, аны туктату өчен тиз арада карта мәгълүматларын, ПИН-кодны яки парольне СМС-хәбәр белән язып җибәрергә кушалар. Кеше шик белдерсә яки аларны җибәрүдән баш тартса, картадагы акчалары мошенниклар кулына күчәчәк, дип куркыталар.

Шуны истә тоту мөһим, клиент әйтергә ярамаган яшерен мәгълүматны җинаятьчеләргә үзе хәбәр итсә, акчаларны банк аша кире кайтарып булмаячак.

Шуңа күрә мошенниклар кармагына эләкмәс һәм акчаларыгызны югалтмас өчен төп кагыйдәләрне онытмагыз: беркайчан да карта реквизитларын, шәхси һәм яшерен мәгълүматны – СVС/СVV һәм пин-кодларны хәбәр итмәгез.
Читайте нас: