Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 июль 2019, 12:58

Гаражлардан тимер урлыйлар

Динар Урманов, җинаять эзләү бүлеге начальнигы урынбасары


2019 елның май-июнь айларында Чишмә районында гаражлар талауның алты факты теркәлде.

Шул исәптән Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендә дүрт очрак. Караклар йозакларны кисеп кереп гараж эчендәге кыйммәтле әйберләрне, күп очракта тимер-томыр урлаганнар. Әлеге фактлар буенча Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 2нче кисәге (урлашу) буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Гараж хуҗаларына урлашуга юл куймас өчен йозакларның ныклылыгын тикшерергә, гараж буенча күршеләр белән элемтәдә торырга, хәтта график буенча көн саен карап чыгу оештырырга кирәк, ә, иң яхшысы – кыйммәтле әйберләрне анда калдырмау.

Урлашу турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуын сорыйбыз: 8 (34797) 2-12-00, 2-09-62.
Читайте нас: