Ел башыннан район территориясендә чит ил гражданнарын законсыз рәвештә хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итүнең биш факты теркәлде, закон бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 18.15 маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелде.
Исегезгә төшерәбез, эшкә рөхсәте булмаганда, яисә эшкә рөхсәт кәгазендә һөнәре күрсәтелмәгән чит ил гражданинын яисә гражданлыгы булмаган затны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткән өчен эш бирүчеләргә 2–5 мең сум күләмендә, вазифаи затларга – 20–50 мең сум, юридик затларга – 250–800 мең сумга кадәр штраф салу, яисә эшчәнлекне 14–90 тәүлеккә кадәр административ туктату яный.