Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 июль 2019, 12:12

Акчасыз да, күлмәксез дә кала язган

Киңкүләм мәгълүмат чараларында еш кына Интернеттагы кибетләр аша әйбер сатып алганда алдау очраклары турында хәбәр итәләр.

Мин дә шундый бер очрак турында язарга булдым. Күптән түгел үзем дә интернет-мошенниклар корбаны була яздым. Социаль челтәрдә Интернет аша бергәләп сатып алу төркеменә кердем. Болай иткәндә уңайлырак: альбомда үзеңә кирәкле киемне сайлыйсың да, үлчәмеңне һәм үзеңә ошаган төсне язып заявка калдырасың. Арытаба сатып алучыга шалтыраталар һәм акча түләү шартлары турында сөйләшәләр, аннан соң товар килүен көтәргә генә кала. Шулай итеп мин үземә ошаган бер күлмәкне карап, шуңа заказ бирдем: «48нче үлчәм, кара төстә, Чишмәгә китерергә». Биш минут та үтмәде, Анастасия Б. шалтыратты һәм товар өчен түләргә кушты. Сатып алуны оештыручыларның беркайчан да үзләре язмавын, ә сорауларга җавап кына бирүен төгәл беләм. Анастасия акчаны шул ук минутта күчерүемне сорады, янәсе ул әле үк заказ бирә. Акчаны әлеге төркем инструкцияләрендә күрсәтелгән исәпкә түгел, бөтенләй башка банк исәбенә күчерергә кушты. Шул вакытта мин моның хәйләгә корылган алдау икәнлеген сиздем, сатып алу шартларында чын оештыручының адресын таптым да, аңа мине алдарга маташучы хатын белән язышканнарны җибәрдем, ул моны күргәч: «Ах, бу мошенникларны, бигрәк өлгер булып чыкканнар», дип язып җибәрде. Ә мине алдарга уйлаган хатынга чын сатучы белән язышуымны җибәрдем, берничә секундтан соң ул Интернеттагы битен блокка куйды. Мошенник кармагына эләкмәсәм дә, Интернет аша күлмәк сатып алмаска булдым.
Читайте нас: