Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
4 июль 2019, 13:45

Газонга куйган өчен – штраф

Апрельдә БР Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертелде, анда машиналарны газоннарда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында калдырган өчен штрафлар кертү күз уңында тотыла.

Закон бозучыларны ачыклау максатында Чишмә районында да рейдлар үткәрелә.

– 9 апрельдән 25 июньгә кадәр машиналарны газоннарда, чәчәк түтәлләрендә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында рөхсәтсез калдыруның 38 факты ачыкланды. Комиссия 25 материалны карады, 20 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды, гомумән алганда 19500 сумлык штраф салынды. Ачыкланган 14 хокук бозу буенча 3 июльдә утырыш билгеләнде, – дип хәбәр итте административ комиссия секретаре Айгөл Федорова.

БР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.21 маддәсенә ярашлы, машинаны тиешле урынга куймаган өчен гражданнарга штраф күләме 1–2 мең сум, вазифаи затларга – 5–10 мең, юридик затлар өчен 20–30 мең сум тәшкил итә. Кабаттан закон бозган өчен икеләтә күләмдә арткан штраф түләргә туры киләчәк.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Instagram»да машиналарны газонга кую статистикасы җәһәтеннән үз фикере белән уртаклашкан һәм закон бозган өчен халык алдында гафу үтенгән яшь шофер турында видеоязма урнаштырган.

«Уфада гына газонга машина куярга яратучы 576 кеше тоткарланган. Тәүге көннәр өчен начар күрсәткеч түгел, әмма административ комиссиядән әлеге күрсәткечләрнең арттырылуын таләп итәм», – дип билгеләде Хәбиров.
Читайте нас: