Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 июль 2019, 17:40

«Соры» хезмәт хакына – юк!

Яисә «конвертта» түләнелүче хезмәт хакының зыяны турында

Илдар Әсәдуллин, Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары, рәсми булмаган мәшгульлекне киметү һәм эш хакын үз вакытында түләү мәсьәләләре буенча эш төркеме җитәкчесе


Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге төп бурыч күләгәдә калган мәшгульлекне, эш хакын түләү формаларын һәм хезмәт хакын күтәрүне законлаштыру булып тора.

Күп хезмәткәрләрнең «ак» һәм «соры» хезмәт хакы алуы, яисә намуссыз эш бирүчеләрнең эшчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен бөтенләй рәсмиләштермәве беркемгә дә сер түгел.

2019 елның 5 июнендә Чишмә районы буенча хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелмәгән 372 эшче, шул исәптән район Хакимияте тарафыннан – 343 кеше, эш белән мәшгуль итү үзәге тарафыннан 29 кеше ачыкланды. Шуны билгелик, беренче чиратта хезмәткәрләр зыян күрә. Алар вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие, ял иткәндә акча алалмый. Аларның эш хакыннан салымнар түләнми, Пенсия фондына взнослар җибәрелми. Ә картлык буенча пенсия алу өчен 2019 елда страховка стажы 10 ел тәшкил итәргә тиеш, пенсия балларының минималь күләме – 16,2.

Пенсия балларының минималь күләмен алу өчен хезмәткәрнең эш хакы минималь хезмәт хакыннан түбән булырга тиеш түгел. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан Республикасында минималь эш хакы урал коэффициентын (1,15) исәпкә алып 12972 сум тәшкил итә (11280 сум *1,15).

Хезмәт хакын «конвертта» түләүче эш бирүче үз хезмәткәрләрен тулы күләмдә вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие, отпуск акчасы, банктан кредит һәм ипотека алудан, ә киләчәктә лаеклы пенсиядән дә мәхрүм итә. Ә үзе хезмәт законнарын бозу сәбәпле дисквалификация алырга һәм җитәкче вазифасын биләп тору хокукыннан мәхрүм ителергә ихтимал. Рәсәй Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе буенча, эш бирүчегә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салучы хезмәт килешүен рәсмиләштерүдән качып йөргән яки тиешенчә рәсмиләштермәгән өчен административ штраф салына. Аның күләме: вазифаи затларга – 10–20 мең сум, хосусый малтабарларга – 5–10 мең сум, юридик затларга – 50–100 мең сум. Шушы хокук бозу яңадан кабатланган очракта дисквалификация срогы 1 елдан 3 елга кадәр, штраф күләме 100–200 мең сумга кадәр арта. Районда хезмәт мөнәсәбәтләрен законлаштырмаган эшкуарларга, вазифаи һәм юридик затларга зур күләмдә штраф салынган очраклар бар.

Районда 5 ел буена рәсми булмаган мәшгульлек дәрәҗәсен киметү буенча максатка юнәлешле эш алып барыла.

2015 елның гыйнварыннан башлап шуңа бәйле мәсьәләләрне хәл итү һәм уртак рейдлар үткәрү өчен эш төркеме оештырылган. Аның составына хакимият, прокуратура, федераль салым хезмәте инспекциясе, пенсия фонды идарәлеге, социаль страховка фонды, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре кергән. Быел шулай ук сәүдә үзәкләрен, кибетләрне һәм башка объектларны тикшерү рейдлары үткәрелә. Эш төркеме бер ел эчендә хезмәт мөнәсәбәтләре законлаштырылмаган 730дан артык эшчене ачыкларга исәпли.

Хезмәт килешүләрен дөрес рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация алу өчен 2-03-77 телефоны буенча район Хакимиятенең икътисад бүлегенә яки 2-37-81 телефоны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлегенең хезмәт буенча белгеченә мөрәҗәгать итәргә була. Әлеге телефоннар буенча хезмәт законын бозу һәм «конвертта» эш хакы түләү турында да хәбәр итәргә мөмкин.
Читайте нас: