Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
1 июль 2019, 12:42

Законсыз рәвештә эшкә җәлеп иткән өчен – штраф

Чишмә районы прокуратурасы дәүләт хезмәте һәм коррупциягә каршы гамәлләр турындагы законнар үтәлешен тикшерде.

Э. Хәбибуллина, район прокурорының өлкән ярдәмчесе
Тикшерү барышында электән Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегендә эшләгән 38 яшьлек дәүләт хезмәткәренең «Альфа-ЭнергоСервис» җәмгыятенә электромонтажчы итеп эшкә алынуы ачыкланды.

Әлеге оешма коррупциягә каршы законны бозып, законда билгеләнгән 10 көн эчендә Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенә элекке дәүләт хезмәткәре белән хезмәт килешүе төзелү турында мәгълүмат җибәрмәгән.

Район прокуратурасы законны бозмаска күрсәтмә бирде, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.29 маддәсе (дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне, яисә элекке дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне законсыз рәвештә хезмәт эшчәнлегенә, яисә эшләр башкаруга яки хезмәтләр күрсәтүгә җәлеп итү) буенча административ эш кузгатылды.

Мировой судья 16 майда чыгарган карар буенча, «Альфа-ЭнергоСервис» җәмгыяте директоры административ җаваплылыкка тарттырылды һәм аңа 20 мең сум күләмендә штраф салынды.
Читайте нас: