Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 июнь 2019, 12:57

«Мотоцикл»: тавышлы һәм хәвефле

Җәйге чор җитү белән урамнарда һәм юлларда мототранспорт күбәйде, һәм алар катнашлыгында юл-транспорт фаҗигаләре артты.

Әлфия Вәлиева
5–11 июньдә Чишмә районы территориясендә «Мотоцикл» операциясе барышында кисәтү чаралары үтте.

– Төп бурыч – мототранспорт чарасына идарә итүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын ачыклау һәм кисәтү, балалар имгәнүгә юл куймау, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, теркәлмәгән транспорт чараларын ачыклау, – дип аңлатты Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Руслан Байков. – Мотоцикллар һәм мопедлар хәвефле транспорт чарасы булып тора. Юл һәлакәте булганда ике тәгәрмәчле транспорт чарасына идарә итүчеләр машина йөртүчеләргә караганда җитдирәк имгәнүләр ала.

Р. Байков сүзләренә караганда, мотоцикл йөртүчеләрнең авариягә очравына түбәндәге кагыйдә бозулар керә: тизлек режимын арттыру, каршы як юлга чыгу, узганда кагыйдә бозу, шулай ук саклану чаралары: шлемнар, терсәккә һәм тезгә саклагычлар кимәү. «Мотоцикл» операциясе барышында Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан 20дән артык административ хокук бозу ачыкланган, исерек халәттәге бер мотоцикл йөртүче тоткарланган.

– Кызганычка каршы, мототранспортка идарә итүчеләрнең барысы да законны үтәми. Бүген без мототехника хуҗаларын юлларда үтә игътибарлы булырга өндибез, балаларына бүләк итеп скутер яки мопед сатып алган, яки алырга планлаштырган ата-аналарга да хәвефсезлек турында онытмаска кирәк. Әлеге транспорт чараларына «М» категорияле таныклык булганда, 16 яшьтән генә һәм бары тик саклагыч экипировка киеп идарә итәргә мөмкин, диде дәүләт автоинспекторы.

Моннан тыш, мотоциклларда узышу, аеруча төнге вакытта йөрү, торак пунктларда яшәүчеләргә комачаулык тудыра. Район үзәгендә яшәүче берәү социаль челтәрдә «Поселок үзәгендә кем мотоциклда йөри, берәрегез тынычландырыгыз әле шуны, сәгать ничә икәнен белә микән ул?» дигән язма калдырган. Аның язмасына кушылып башкалар да үз фикерен белдергән, күренүенчә, бу хәл Чишмәдә яшәүчеләрнең күбесен борчый. Безнең мәгълүматлар буенча, шундый шикаятьләрдән соң полиция узыш оештырырга яратучы дүрт мотоциклчы белән сөйләшкән. Алар акылга утыргандыр дип ышанасы килә.

Ике тәгәрмәчле транспортка йөртү таныклыгыннан башка идарә иткәндә ул штрафлы тукталышка куела, ә аны йөртүчегә 15 мең сум күләмендә штраф салына. Ата-аналар балигъ булмаган балага мототранспорт чарасында йөрергә рөхсәт иткән өчен 30 мең сум күләмендә штраф түләттерү каралган.
Читайте нас: