Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 июнь 2019, 12:21

Гражданнар хокуклары сагында – 20 ел

Дәүләт теркәү палатасының Башкортстан Республикасы буенча Чишмә филиалы үз эшчәнлеген 20 ел элек башлаган

Гөлнара Якупова, Росреестрның БР буенча идарәлегенең Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы
Дәүләт теркәү палатасының Башкортстан Республикасы буенча Чишмә филиалы үз эшчәнлеген 20 ел элек, 1999 елның 20 июнендә башлаган, хәзер ул Росреестрның БР буенча идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге.

Әлеге вакытта Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында Чишмә районы буенча гына 60 меңнән артык күчемсез милек объекты турында язма, күчемсез милек белән эш итү һәм аңа хокук алу турында 150 меңләп мәгълүмат бар.

Соңгы елларда бүлек коллективы яңарды, яшәрде, шулай булуга карамастан, коллективта электән нигез салынган яхшы традицияләр саклана, бу үзара ярдәм күрсәтү, бер-береңне хөрмәт итү, авыр мәсьәләләрне уртага салып эшләү. Дәүләт регистраторлары Гөлшат Насыйрова һәм Гөлгенә Әбдрәкыйпова бүлектә 15 елдан артык эшлиләр, аларның хезмәте күп тапкыр рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән билгеләнде. Яшьләребез – Л. Вәлиуллина, Г. Хәкимова, Л. Салихова, А. Шәйдуллина һәм З. Исмәгыйлева да алардан калышмый. Р. Сафарова, А. Бакиева, А. Камолкина һәм И. Әсәдуллина мөрәҗәгать итүчеләр, судлар һәм хокук саклау органнары соравы буенча документлар тапшыруга әзерли, архив белән эшли.

Дәүләт җир контроле бүлек эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Дәүләт инспекторы Линар Хисамов 10 елдан артык җирләр файдаланылуын тикшерә. Җирләрне ызаннарга бүлгәндә, инвентаризация үткәргәндә адресларны дөрес язмау, җир участокларына хокукны үз вакытында рәсмиләштермәү сәбәпле, кадастр хаталар ачыклана. Еш кына җиргә бәйле бәхәсләрне җайга салганда ярдәм күрсәтелә.

Бүлек хезмәткәрләре тәүге эш көннәреннән башлап бушлай юридик консультация бирә. Мөрәҗәгать итүчеләргә килешү төзү, акчалата исәп-хисап ясау тәртибе һәм вариантлары аңлатыла, бу күчемсез милек белән эш иткәндә мошенниклыкны һәм суд бәхәсләрен кисәтергә ярдәм итә.

Бүлектәге көндәлек эшчәнлек – ул дәүләт эшләрен башкаручы хезмәткәрләрнең көннең-көнендәге тырыш хезмәте. Барлык хезмәткәрләр – ярдәмгә килергә һәм төрле мәсьәләләрне хәл итәргә әзер торучы һөнәр ияләре.
Читайте нас: