Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
18 июнь 2019, 13:54

Чишмәдә «Бурычлы» операциясе үтә

17–26 июньдә Чишмә районында «Бурычлы» операциясе үтә.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының административ законнарны үтәтү бүлегенең өлкән инспекторы Ләйсән Сәетгалина хәбәр итүенчә, штраф түләмәүчеләрне ачыклау өчен полициянең җәмәгать тәртибен саклау буенча барлык хезмәтләре эшли.

– Административ штраф 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Штрафны вакытында түләмәгән өчен аны икеләтә күләмдә түләттерү (мең сумнан да ким түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару яный, – дип аңлатты полиция майоры.

МВД бүлеге мәгълүматларына караганда, 2019 елның 5 аенда Чишмә районында төрле хокук бозулар өчен (ЮХИДИ буенча штрафларны исәпкә алмаганда) 906 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган, һәр икенче тәртип бозучыга штраф салынган. Беркетмәләр, барыннан да элек, җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрегән һәм паспорт режимын бозган өчен тутырыла. Әмма гаеплеләрнең барысы да штрафларны вакытында түләми. Мәсәлән, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча административ җәзаны үтәүдән баш тарткан өчен 46 хокук бозучы җавапка тарттырылган, шуларның 5се административ кулган алынган, калганнары икеләтә күләмдә штраф түләгән.

  • Түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматны түбәндәге адрес буенча МВД бүлегендә белергә мөмкин: Чишмә поселогы, Тракт урамы, 7 (административ тәҗрибә бүлмәсе), тел. 8 (34797) 2-19-57.
Читайте нас: