Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
31 Май 2019, 17:59

Алсу Сәхибгәрәева: Баланы яратсаң гына үзен бәхетле тоя!

Безнең интервью

Балаларны яклау көне алдыннан район гәзите хәбәрчесе Чишмә муниципаль район хакимияте карамагындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе урынбасары Алсу Сәхибгәрәева белән әңгәмәләште.

– Балалар – иң кадерле кешеләребез. Тик, балалары турында хәстәрлек күрү мөһим бурычлары булса да, ата-аналар еш кына аларның хокукларын боза. Ата-ана яки икесенең берсе спиртлы эчемлек белән мавыккан, беркайда да эшләмәгән, баласына начар мөнәсәбәттә булган, нормаль санитар-гигиена шартларында яшәмәгән гаиләләр исәпкә куела. Балалар җинаять кылган өчен 14 яшьтән, административ җаваплылыкка 16 яшьтән тарттырыла. Бу яшькә җиткәнче алар өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсе буенча (ата-ана бурычын үтәмәү) әти-әнисе җавап бирә, – диде Алсу Заһир кызы.

Әлеге вакытта Чишмә районында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә 46 гаилә исәптә тора, бу гаиләләрдә балигъ яшькә җитмәгән, социаль-хәвефле хәлдә дип танылган 95 бала яши. А. Сәхибгәрәева сүзләренә караганда, мондый гаиләләр саны елдан-ел үзгәрешсез кала, кемдер исәптән төшерелсә, башка бер гаилә өстәлә. Әлеге вакытта комиссиядә балигъ яшькә җитмәгән 39 үсмер исәптә тора, 2018 елда алар тарафыннан 9 җинаять кылынган. Узган елда кече яшьтәге һәм балигъ булмаган балаларга карата 23 җинаять кылынган, шуның егерме бере ата-ана тарафыннан (15е алимент түләмәгән, 1се үтерү белән янаган, 4се ата-ана бурычын үтәмәгән, 1се баласын кулдан төшереп җибәргән). Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия кабинетында махсус сейф тора, анда ата-аналарга карата кузгатылган эш бар, һәр гаилә-гә аерым папка булдырылган, материаллар һәм гаилә белән эшләү планы чагылдырылган документлар пакеты тупланган. Үсмерләр эшләре белән папкалар аерым куелган, алар буенча да аерым эш планы төзелә. Мәктәп укучысы булса, мәгариф учреждениесе аның белән эшләү буенча (укучы белән нинди эш алып барылуы, нинди түгәрәккә, секциягә йөрүе) турында квартал саен отчет тапшыра. Бурыч – авыр холыклы үсмернең буш вакытын шөгыльле итү.

– Гаиләдәге бәланең төп сәбәбе – спиртлы эчемлекләргә хирыслык. Шуңа күрә эшкә дә урнашалмыйлар, гаиләдә акча да юк, ә бала үз карамагында. Дөрес юлга басарга теләсәләр, без һәрьяклап булышырга тырышабыз: наркология бүлегенә дәваланырга җибәрәбез, эш табарга ярдәм итәбез. Барысы да кешенең үзенә бәйле – ихлас күңелдән яхшы якка үзгәрергә теләсә, моңа әзер булса, күп хезмәтләр ярдәм итәчәк. Республиканың Чишмә районы буенча «Гаилә» ресурс үзәге бүлекчәсе, мәсәлән, документларны тергезү буенча ярдәм күрсәтә. Ә инде ата-ананың эшләргә, балаларын тәрбияләргә теләге булмаса, бу очракта без берничек тә мәҗбүр итә алмыйбыз, – диде Алсу Сәхибгәрәева.

Шул вакыт ишек шакыдылар. Бер хатын башын тыгып: «Мөмкинме?» дип сорады. Алсу Заһир кызы урыныннан торып: «Үтегез, әлбәттә, Карина. Денис белән Богдан да синең белән-ме?», диде (аңлашылган сәбәпләр буенча исемнәр үзгәртелде). Алсу Заһир кызы аңардан ничек яшәүләре, яңалыклары турында озаклап сорашты. Соңрак ачыклануынча, Карина дүрт ай элек эчүен ташлаган. Чираттагы тапкыр эчеп йөргәндә улларын социаль приютка алганнар. Балаларсыз калудан курку аңа бу чоңгылдан чыгарга, эш табарга ярдәм иткән.

– Хәзер алар гаиләләрендә барысы да яхшы булуын әйтү өчен биредән үткән саен безгә кереп чыгалар. Шулчакта кайчандыр шундый гаиләдә яшәгән балаларның беразының булса да янә әти-әниле булачагына ышаныч туа, – диде Алсу Сәхибгәрәева.

Кайбер кешеләр уйлаганча, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең бурычы баланы приютка алып китү һәм әти-әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү түгел. Бу соңгы чиктә эшләнә, гаилә берничә ел буена исәптә торса, балаларын даими рәвештә социаль приютка урнаштырырга туры килсә һәм ата-ана моннан сабак алмаса һәм яхшы якка үзгәрергә тырышмаган очракта кулланырга мәҗбүр булган чара.

Балалар приютка төрле очракларда эләгә: мәсәлән, дүрт балалы анага ашыгыч рәвештә дәваханәгә ятарга туры килде, ә сабыйларын карап торырга бер кешесе дә юк иде. Алар анда вакытлыча урнаштырылды, әниләре дәваланганнан соң балаларын кире алды. Ягъни бу гаилә чынлап та авыр хәлдә калган иде һәм хөкүмәт аларга ярдәм итте. Әмма күбесе приютка урнаштыру белән балаларын оныткан кәккүк аналар.

Әлеге вакытта Чишмәнең социаль приютында 14 бала яши. Ата-аналарга кызларын һәм улларын килеп күрү тыелмый, киресенчә, бу гамәлләре хуплана гына. Ата-ана белән бала арасындагы бәйләнеш югалырга, бала мин ялгыз дигән уйга күнегергә тиеш түгел.

Күршеләре яисә шуннан үтеп баручы игътибарлы кешеләр полициягә, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә шалтыратып, менә шул фатирда яшәүчеләр исерткеч эчемлекләр куллана, балалары ач, өсләре пычрак, күзәтүсез урамда йөриләр яисә әти-әниләре чыгып киткәч озак вакыт бикле фатирда утыралар, дип хәбәр итәләр. Әлеге структуралар мондый шалтыратуларны игътибарсыз калдырмый.

Май башларында комиссия имин булмаган гаиләләрдә янгын хәвефсезлеге буенча рейд үткәрде. Мондый гаиләләрдә янгын чыгу турында кисәтүче җайланмалар куелуын исегезгә төшерәбез, һәр гаиләнең шәхси эшендә бу турыда фотоотчет теркәлгән. Әмма рейд йомгак-лары буенча кайберәүләрнең аларны салдырып алуы билгеле булды. Ни өчен, дип сорыйбыз? Ачыклануынча, тәмәке төтене чыкканда ул кабынып кычкырта башлый, ә аларның өйдә тәмәке тартасылары килә икән.

– Бу ата-аналарга балаларны кадерләп үстерергә, сәламәт мохиттә тәрбияләргә кирәклеген төрле ысуллар белән төшендерү мөһим. Балаларны яклау көне алдыннан барлык ата-аналарга сабыйларыгызны яратыгыз, аларга күбрәк игътибар бирегез, дип әйтәсем килә. Балагызның дусты булыгыз. Аның тормышы белән кызыксыныгыз, нәрсә белән шөгыльләнүе, кем белән аралашуы турында сорашыгыз. Ата-аналар җыелышына барыгыз, мәктәп белән элемтәдә булыгыз, – диде Алсу Заһир кызы.
Читайте нас: