Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 Май 2019, 17:34

Юрист хокукларыгызны якларга ярдәм итәр

Безнең бүлекчәгә күбесенчә хезмәт мөнәсәбәтләре, коммуналь хезмәтләргә һәм салымнар түләү, милек бүлешү өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр, шулай ук балигъ яшькә җитмәгәннәрнең хокукларын яклау мәсьәләсе дә еш күтәрелә.

Гөлнара Якупова, Рәсәй юристлары ассоциациясенең Башкортстан буенча урындагы бүлекчәсе җитәкчесе
Сорауларның шактый өлеше милек хокукларына һәм күчемсез милеккә карата башка төрле хокукларга һәм шуның буенча килешүләр төзүгә кагыла.

Бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән бушлай юридик ярдәм күп тапкыр гражданнарның күчемсез милеген саклап калырга яисә кире кайтарып алырга ярдәм итте. Намуссыз бәйге управляющие яисә риэлторлар берни белми яшәп яткан гражданнарның күчемсез милеген тартып алган очраклар да булды. Ялгыштыру, алдалау йогынтысында яисә ялган имза кую юлы белән төзелгән килешүләр дә бар. Мондый фактлар ачыкланганда, торак бинаны законлы хуҗасына кире кайтарып бирү өчен, полиция, тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә мөһим ярдәм күрсәтәбез.

Гражданнар җир буенча бәхәсләрне җайга салуны сорап та еш мөрәҗәгать итә. Мондый бәхәсләр җирләрне ызаннарга бүлгәндә, инвентарьлаштырганда хата җибәрү, адресларын дөрес язмау, шулай ук җир участокларына хокук вакытында рәсмиләштерелмәгән очракта килеп чыга. Дәүләт җир участокларына һәм торак йортларга хокук рәсмиләштерүне 12 ел элек гадиләштерсә дә, үз хокукын рәсмиләштерергә ашыкмаучылар әле дә бар, һәм алар иртәме-соңмы күчемсез милеккә хокук рәсмиләштергәндә проблемага очрый.

Мираска хокук рәсмиләштерү буенча сораулар да еш була, ә күчемсез милеккә хокук салымнар белән бәйле булу сәбәпле, бүлекчә белгечләре гражданнарга салым салу мәсьәләләре буенча да консультация бирә.


Әйткәндәй

  • 31 майда Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә Башкортстан Республикасы Прокуратурасы, БР буенча Росреестр идарәлеге хезмәткәрләре, БР буенча Суд приставлары идарәлеге һәм юристлар гражданнарны кабул итәчәк. Гражданнар 10нан 16 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча район хакимиятенең кече залында кабул ителәчәк: Чишмә поселогы, Киров урамы, 50.
  • 2-26-44 телефоны буенча алдан язылу мөһим. Шуннан тыш, бу көнне нотариуслар үзләренең эш урыннарында бушлай консультация бирәчәк.
Читайте нас: