Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
24 Май 2019, 13:50

Җәйге ялга бурычсыз барыйк

Көтеп алган җәйге яллар чоры якынлаша, күпләр чит илдә ял итәргә планлаштырадыр.

Әмма сәфәрләренең, бурычлары булу сәбәпле, өзелүе дә ихтимал.

Башкортстанда ел башыннан 214 мең бурычлының чит илгә бару хокукы чикләнгән. Чикләүнең сәбәбе бер – бурычларны түләмәү.

– Статистика буенча, Чишмә районында яшәүче һәр өченче кешенең әҗәте бар, нигездә ул кредит, алимент һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, ЮХИДИ штрафлары һәм салымнар буенча түләнмичә калган бурычлар.

Әлеге вакытта Чишмә районы буенча бурычларның гомуми суммасы 1,2 миллиард сумнан артык тәшкил итә, – диде суд приставы хезмәтенең Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы Роман Зубков.

Суд приставлары ЮХИДИ линиясе буенча штраф түләттерү турындагы карар нигезендә дә илдән чыгу хокукын чикләү турында карар кабул итә ала. Кичектереп түләмичә калган штрафлар күләме 30 мең сум яисә аннан да күбрәк тәшкил итсә, сәяхәт өзеләчәк.

Моны түбәндә язып үтелгән хәл дә раслый. Чишмәдә яшәүче берәү яңа ел алдыннан чит илгә барырга җыена, тик аэропортка килгәч, 70 мең бурычы булу сәбәпле чит илгә чыга алмаучылар исемлегенә эләгүен белә. Нәтиҗәдә көтеп алган яллары бозыла, шуның өстенә юллама алу өчен туздырган акчасы да яна.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге хезмәткәрләре бурычларны түләргә вакыт калсын өчен сәяхәткә барыр алдыннан үзегезнең яки якыннарыгызның бурычы булу-булмавын алдан ук тикшерергә тәкъдим итә. Бу турыда рәсми сайтта: http://r02.fssprus.ru/ яки бурычлы яшәгән урын буенча суд приставлары бүлегендә белергә мөмкин.
Читайте нас: