Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 Май 2019, 18:47

«Кагып-сугып» ярату

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенең кизү частена тәүлек әйләнәсенә йөздән артык шалтырату килә.

Шуларның күбесе гаилә-көнкүрештәге низаглар турында.

Шалтыратулар якынча бер үк эчтәлектә: «Килегез, ирем (өйдәшем) кыйный!». Чакыруга гадәттә участок полицейские бара.


Барысына да исерткеч эчемлек һәм көнләшү гаепле

– Кагыйдә буларак, барысына да исерткеч эчемлек гаепле. Әле ире хатыныннан көнләшеп, йодрыклары белән «тәрбияләргә» керешә. Әле бергәләп эчкәндә, үзара нәрсәдер бүлешә алмыйча, сүздән сүз чыгып сугышуга кадәр барып җитәләр, – дип сөйләде өлкән участок полицейские Рунар Исхаков. – Зыян күрүчеләрнең күпчелеге 02 телефонына кызып киткән чакта шалтыраттым, дип үзен кыерсытучыга карата гариза язудан баш тарта.

Бу очракта полиция хезмәткәрләре сугыш чукмарына карата беркетмә төзи һәм аны тикшерү өчен административ комиссиягә җибәрә. Кайвакыт хәлләр яңакка сугу белән генә тәмамланмый. Күптән түгел Шөнгәккүл авылында яшәүче пенсионер хатыныннан аракы алырга акча таләп итеп балта белән янаган. Ә район үзәгендә яшәүче ир сөеклесен эзләү өчен кулына пычак тотып төнге клубка барган, янәсе ул аңа хыянәт итә. Анда эшләүче хезмәткәрләр ирне тоткарлау өчен полицейский чакырта.

– Әле үткән атнада гына Тракт урамындагы тулай торакка бардык, анда бер ир хатыны соңлап өйгә кайткач, урындык белән кизәнеп аны өйдән куып чыгарган, – диде Рунар Радик улы.


Күршеләр ярдәм итә ала

Сезгә кул күтәрә башлаганнар икән, тизрәк фатирдан чыгып китү җаен карарга, күршеләрнең ишеген шакып полиция чакыруларын үтенергә кирәк, дип киңәш бирә полицейскийлар. Чөнки зыян күрүче үзе шалтырата алмаска да мөмкин.

– Еш кына күршеләр ирнең хатынын кыйнавын күрә яки ишетә, әмма кул күтәрүчегә каршы күрсәтмә бирүдән баш тарта. Бу эшне катлауландыра гына, шуның өстенә фаҗигале хәлгә китерергә ихтимал, – диде Р. Исхаков.

Хатын-кыз өендәге җәбер-золымны туктатырга җыенса, аңа суд-хокук системасының билгеле баскычларын үтәргә: полиция чакыртырга, кыйналган урыннарны күрсәтү өчен табибка барырга һәм судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эш шунда ки, ир яңакка сукса, хокук саклау органнары күзлегеннән караганда, бу ир һәм хатын арасында үзара аңлашу – гаилә хәлләре. Социаль яктан хәвефле ир янында тулысынча котылгысыз хәлдә булуыгыз ачыкланса гына хокук саклаучылар тиешле чарасын күрә. Моңа кадәр бу хәлләрнең барысы да – гаиләдә үзара аңлашу, димәк, кемнең дә булса гаепләве нигезендә генә дәүләттән ярдәм сорап була.


Закон буенча

Шәхси гаепләү нигезендәге җинаять эшләрен мировой суд тикшерә, әмма эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итү дә артык булмас. Беренчедән, әлеге хәлне, кыйнау дип түгел, ә Җинаять кодексының башка маддәләре буенча билгеләү ихтималлыгы бар. Аерым алганда, түбәндәге вариантлар булырга мөмкин:

  • кыйнаучы үтерү белән янаса (моны аудиоязма яки күршеләрнең күрсәтмә бирүе белән расларга мөмкин), бу хәл РФ Җинаять кодексының 119нчы «Үтерү белән янау» маддәсе буенча тикшерелә;
  • кыйнау җәмәгать урынында, мәсәлән, подъездда яки йорт алдында булса, һәм кыйнаучы кул астындагы берәр әйберне (таяк, шешә һ. б.) кулланса, бу хәл РФ Җинаять кодексының 213нче «Хулиганлык» маддәсе буенча тикшерелә.
Читайте нас: