Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 Май 2019, 11:56

Маллар эзсез югала

2018 елда Чишмә районында мал урлауның җиде очрагы теркәлгән, шуның өчесе Чувалкип авылында һәм берсе «Үзәк» МТС җәмгыятендә булган.

Быел ел башыннан Бишкәҗә авылында мал урлауның тагын бер факты теркәлгән. Хуҗаларына малларын кире кайтарып булмаячак, чөнки җинаятьчеләр күп очракта терлекне урланган көндә чалып, икенче көнне үк итен сатарга тырышалар.

– Районда ел саен яз җиткәч сыер малларын, атларны һәм сарыкларны урлау очраклары арта, – дип сөйләде участок полицейские Рунар Исхаков. – Моның төп сәбәбе – кешеләрнең терлекне күзәтүсез калдыруында. Кайберәүләр малларын иртән урамга чыгарып җибәрә, ә кич җиткәч өйгә алып кайту өчен эзләргә чыга. Ә мал-туар эзсез югала.

Кайвакыт караклар малларны абзардан урлап алып китә. Мондый хәл булмасын өчен, полиция хезмәткәрләре мал асралган сарайның ишегенә ныклы йозак эләргә киңәш бирә. Каравыллау өчен этләр тоту, ихатага яктырткыч кую да артык булмас. Малларны шулай ук көтүлектә караусыз калдырмаска һәм урамга чыгарып җибәрмәскә кирәк.

Уяу булырга, маллар ташу өчен җайлаштырылган ят һәм шикле машиналарның дәүләт номерларын язып алырга, шоферның һәм пассажирның йөз-кыяфәтен истә калдырырга тырышырга кирәк.

Мал урлау, җинаять юлы белән табылган итне сату белән шөгыльләнүчеләр турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, бу турыда Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы бүлегенә хәбәр итегез (тел. 8 (34797) 2-12-00).
Әйткәндәй
Малларны көтү һәм куып алып бару тәртибен бозган өчен БР Административ хокук бозулар турындагы кодексның (КоАП) 7.3 маддәсе) буенча гражданнарга 1–3 мең сум; вазифаи затларга – 5–8 мең сум; юридик затларга 15–20 мең сум күләмендә штраф түләү яный. Йорт хайваннарын асрау, иркендә йөртү, сату тәртибен бозган, аулаган һәм үлеләндергән өчен (БР КоАПның 5.2 маддәсе) гражданнарга 1–2 мең сум; вазифаи затларга – 3–5 мең сум; юридик затларга 30–40 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Кабаттан закон бозган өчен штраф күләме берничә тапкырга арта.
Читайте нас: