Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
24 апрель 2019, 16:30

Ялган исәпкә куйган өчен зур штраф салына

9–15 апрельдә районда үткән «Нелегал» операциясе барышында Чишмә поселогында һәм Балагош авылында яшәүче өч кешегә карата РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (чит ил гражданинын Рәсәй Федерациясендә килгән урын буенча ялган исәпкә кую).

– Чит ил һәм Рәсәй Федерациясе гражданнарын аларга яшәү өчен торак бина гамәлдә бирелгән очракта гына теркәү мөһим, – дип билгеләде Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе начальнигы Алмаз Карачурин.

Җинаять кодексының 322.3 маддәсендә 100–500 мең сум яки хөкем ителүченең өч еллык эш хакы яисә башка төрле керемнәре күләмендә штраф түләтү, яки өч елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару күз уңында тотыла. Әлеге маддәдә каралган җинаятьне кылган зат бу җинаятьне ачуга булышлык итсә һәм башка төрле җинаять кылмаган булса, җаваплылыктан азат ителә.

– Шулай ук чит ил кешесен үз фатирына исәпкә куйган кеше ул киткән очракта Эчке эшләр министрлыгына ике көн эчендә билгеләнгән формада белдерү кәгазе язарга һәм шул рәвешле чит ил кешесен үз адресы буенча теркәүдән төшерергә тиеш, – диде А. Карачурин.


Легаль булмаган мигрантлар турында 8 (34797) 2-12-00 телефоны буенча МВД бүлегенең кизү частена яки 2-18-98 телефоны буенча миграция бүлекчәсенә хәбәр итәргә мөмкин.
Читайте нас: