Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 март 2019, 18:35

Машинаны чәчәк түтәленә кую кыйммәткә төшәчәк

Башкортстанда машинаны чәчәк түтәленә куйган өчен штраф кертү планлаштырыла.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары БР Административ хокук бозулар турындагы кодексына шул турыда маддә өстәргә ниятли.

– Машиналарны чәчәк түтәленә кую проблемасы күптән тикшерелә. Бу гражданнарда, шулай ук власть органнарында ризасызлык тудырган, күзгә бәрелеп торган тәртипсезлек мисалы. Төрле дәрәҗәдәге депутатларга сайлаучылардан шикаятьләр еш килә, – диде республиканың Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев. – Аянычка каршы, элек гамәлдә булган закон нормалары тәртип бозучыларга тиешле җәза билгеләргә мөмкинлек бирмәде. Штраф салуга карата судларда протест белдерелде, гаеплеләр җаваплылыктан качты.

Константин Борисович әлеге проблема, беренче чиратта, федераль законда да, төбәк законнарында да газон төшенчәсе булмавы белән бәйле, дип билгеләде.

Республика парламентарийлары тиздән бу көнүзәк мәсьәләгә нокта куярга планлаштыра. Әлеге мәлдә мондый тәртип бозуларга юл куймаска һәм гаеплеләрне җәзасыз калдырмаска мөмкинлек бирүче закон нормасы әзерләнә.

Төбәк парламенты рәисе машинаны чәчәк түтәленә куйган өчен штрафлар күләме турында хәбәр итте. Гражданнар өчен ул бер меңнән ике мең сумга, вазифаи затларга – биш меңнән ун меңгә, юридик затларга 20 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итә. Кабаттан тәртип бозган өчен «сум белән җәзалау» күләме арта: гражданнар өчен – 3 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга – 15 меңнән 20 меңгә кадәр, юридик затларга 35–50 мең сум булачак.

– Закон проектында яшеллек үскән территорияләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары дигән анык билгеләмәләр бар. Шуңа күрә тәртип бозучыларның хәйләләп җәзадан котылу мөмкинлеге булмаячак, – диде Константин Толкачев. – Транспорт чаралары халыкның тереклеген тәэмин итү объектларында аварияләр яисә башка төрле кичекмәстән башкарылырга тиешле эшләр булганда чәчәк түтәлләренә, балалар яисә спорт мәйданчыкларына керсә, аларга кабул ителәчәк закон проектындагы бу җаваплылык кагылмый. Административ комиссияләр әгъзаларына яңа маддәдә билгеләнгән административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзү вәкаләтләре бирелә.

Шуны өстәп әйтергә кирәк, үткән елның декабрендә Рәсәйнең Конституция суды машиналарны чәчәк түтәленә куйган өчен җаваплылыкны төбәкләргә үзаллы билгеләү хокукын бирде. Мәскәүдә әлеге норма 2016 елдан гамәлдә, анда үткән елда машина хуҗаларыннан якынча 1 миллиард сум штраф түләттерелгән. Мәскәүлеләр үзләре дә тәртип бозучыларны ачыкларга актив ярдәм итә – алар яшеллек үскән мәйданчыкларда калдырылган машиналарны фотога төшерәләр һәм аны «Помощник Москвы» кушымтасы аша мэриягә җибәрәләр.
Читайте нас: