Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 март 2019, 17:34

Алкоголь һәм үсмерләр – капма-каршылык

Биш сәүдә хезмәткәре спиртлы эчемлек саткан өчен административ җаваплылыкка тарттырылган

Алсу Сәхибгәрәева,

балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары
2018 елның декабрендә Чишмә районы прокуратурасы БР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 13.13 маддәсенең 4нче кисәге буенча өч административ материалны Чишмә районы хакимияте карамагындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә җибәрде.

Хосусый малтабарлар сәүдә ноктасына кергән урында биредә балаларга ата-анасыннан (аларны алыштыручы затлардан) башка керергә рөхсәт ителмәве турында кисәтүче язу булмавы өчен закон сагында торучыларның күз уңына эләккән. Әлеге маддә вазифаи затлардан 8–10 мең сум, юридик затлардан 15–20 мең сум күләмендә административ штраф түләтүне күз уңында тота. Материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында тикшерелде, аларга 26 мең сум күләмендә штраф салынды.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия һәм Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе үткәргән рейд чаралары барышында әлеге объектлар янәдән тикшерелде, җитешсезлекләрнең бетерелүе – кисәтүче язу эленүе ачыкланды.

Мондый рейдлар даими үткәрелә. Исерткеч эчемлекләр сатылган, шул исәптән кальян тарткан урыннарда балалар ата-анасыннан (аларны алыштыручы затлардан) башка булырга тиеш түгел.

  • Безнең белешмә
2018 елда Рәсәй МВДның Чишмә районы бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән берлектә районның сәүдә нокталарына 23 рейд үткәргән. Биш сәүдә хезмәткәре спиртлы эчемлек саткан өчен административ җаваплылыкка тарттырылган. 2019 елда шундый хокук бозу өчен тагын бер сатучы җавапка тарттырылган. Әлеге материал Чишмә район мировой судына тапшырылган.
Читайте нас: