Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
9 март 2019, 12:10

Янчыкта акча урынына кәгазь

2018 елда Чишмә районында ялган акча табылу турында ике гариза булды.

Ранис Вәлишин,

Рәсәй МВДның район буенча икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы гамәлләр бүлеге хезмәткәре
Район үзәгендәге бер кибет хуҗасыннан биш мең сумлык ялган акча табылу турында хәбәр килде. Эшкуар кулга кергән акчаны исәпләгәндә 1997 елгы үрнәктәге КА4142556 серияле купюрага тап булган. Чишмә поселогындагы кибетләрнең берсендә дә ниндидер билгесез бер кеше товар алган өчен ялган биш меңлек түләп чыгып киткән. Ике очрак буенча да Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 186нчы маддәсенең 1нче кисәге (ялган акчалар яисә кыйммәтле кәгазьләр ясау яисә куллану) буенча җинаять эше ачылды.

Ялган акча теләсә кемнең янчыгында булырга ихтимал: аны бурычка яисә кибеттә бирергә мөмкиннәр. Акчаның чын булуына шик туса, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кибеттә шуның белән түләсәләр, әлеге акчаны биргән кешенең кыяфәтен истә калдырырга тырышыгыз. Бу хәлгә юлыкмас өчен Рәсәй банкы акчаларының билгеләрен өйрәнергә кирәк. Рәсәй банкы кулланылышка чыгарган акчалардан биш меңлекләр борчу тудыра, чөнки аңа охшатып ясалган ялган акчалар күбәя.

Чын акчаны ялганыннан ничек аерырга

Ялган акчаларда су билгесе ачык түгел; уң һәм сул яктагы рәсемнәр яктыга куеп караганда туры килми; ялган купюрада уң якта аскы почмакта киппэффект: ике РР хәрефе (Российский рубль) юк. Рәсәйнең барлык акчаларында да, яктылыкка куеп карасаң, бизәкле тасмада киппэффект бар. Хәрефләр юнәлешкә карап карасу фонда ачык төстә яисә ачык фонда карасу төстә була ала.

Аеруча еш очрый торган ялган акча билгеләре безнең сайтта урнаштырылган: rodnik-plus.rbsmi.ru.
Читайте нас: