Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
28 февраль 2019, 11:16

Полицейскийга кул күтәрдеңме? Хөкем көтә!

Чишмә район суды 36 яшьлек чишмәлегә карата хөкем карары чыгарды.

Марсель Кодакаев, Чишмә районы прокуроры ярдәмчесе
Ул РФ Җинаять кодексының 318нче маддәсенең 1нче кисәгендә күздә тотылган җинаять кылуда (власть вәкиленә карата көч куллану) гаепле, дип танылды.

Үткән елның сентябрендә Чишмәдә Яңа урамындагы 8нче йорт янында Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча шикле һәм гаепле кешеләрне конвой белән сак астында озата бару бүлеге полицейскийлары исерек бер ирне туктаталар. Шәхесен ачыклау һәм исерек килеш җәмәгать урынында йөрегәне өчен (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.21нче маддәсе) административ беркетмә төзү нияте белән аны МВДның патруль-пост хезмәте бүлегенә китерәләр. Ул тиешле кәгазьләр тутырылганнан соң үз-үзен кулда тота алмаган – полиция хезмәткәренең битенә йодрык белән суккан. Судта ир җинаять кылуын таныды. Суд аны ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Читайте нас: