Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 февраль 2019, 18:51

Талаучы суд карарын көтә

Полицейскийларга аны табарга авыр булмады

Әлфәт Собханкулов


РФ Җинаять кодексының 161нче маддәсенең 2нче кисәгендә күздә тотылган җинаять (талау) кылуда шикле дип танылган ир Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынды.

Чишмә поселогында яшәүче, элек хөкем ителгән, 1991 елгы ир 3 февральдә иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Чишмә поселогының Яңа урамындагы 6нчы йорт янында район үзәгендә яшәүче хатынның кулыннан акча янчыгы һәм шәхси әйберләре салынган сумкасын тартып ала. Әлеге вакытта бу ир суд карарын көтә.
Читайте нас: