3 февральдә Чишмә поселогының Яңа урамында 6нчы йорт янында иртән сәгать сигезләр тирәсендә билгесез берәү район үзәгендә яшәүче хатынның акча янчыгы һәм башка әйберләр салынган сумкасын кулыннан тартып алып качкан.
Зыян күрүче хәбәр итүенчә, ул битен яшереп кул белән каплаган.