Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 февраль 2019, 16:36

Каршы як юлдан зур тизлектә

Чишмә дәүләт автоинспекторлары юллар торышын тикшерде

Әлфия Вәлиева
Башкортстанда юллар, аеруча мәктәп втобуслары йөргән юллар торышы тикшереләчәк, һәм пассажирлар ташучы транспорт чараларына техник тикшерү үткәреләчәк.

Бу турыда Инстаграмда баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов республиканың Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗановка сылтама белән хәбәр итә. Бу турыда ул дүшәмбе,

4 февральдә, БР Хәкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә белдерде.

Машина йөртүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтенә китергән төп кагыйдә бозулары – каршы як юлга чыгу, тизлекне арттыру, дистанция сакламау, исерек килеш идарә итү. Бу мәгълүматлар 2018 ел һәм 2019 ел башы йомгаклары буенча, юлда хәвефсез хәрәкәт итү дәүләт инспекциясенең Чишмә бүлеге тарафыннан үткәрелгән юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерү нәтиҗәсендә алынды. Машина йөртүчеләр һәм аларның пассажирлары шулай ук еш кына хәвефсезлек каешын эләктермичә утыра.

Мәсәлән, 12 гыйнварда М5 трассасындагы юл һәлакәте дистанцияне сакламау сәбәпле булган. Ике чит ил машинасы бер-берсенә ышкылып үткән. Авария урынына юл-патруль хезмәте килеп җиткәнче тагын бер һәлакәт булган – туктап торган җиңел машина өстенә зур йөк машинасы килеп менгән. Нәтиҗәдә җиңел машина рулендә утырган хатын һәм аның балигъ яшькә җитмәгән ике пассажиры Чишмә район дәваханәсенә китерелгән.

17 гыйнварда Чишмә – Дәүләкән юлында ике «Лада Приора» бәрелешеп тагын юл һәлакәте булган, бер бала зыян күргән. Бәрелү нәтиҗәсендә «Приора» эчендә автолюлькада утырган алты айлык баланың башы бәрелеп имгәнгән һәм ул Уфа шәһәренең клиник дәваханәсенә озатылган. Тикшерү эшләре бара.

– Гаделлек өчен шуны әйтү мөһим, юлларда һәлакәт булуга җәяүлеләр дә гаепле, – ди Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Руслан Байков. – Алар тиешле булмаган урыннардан юл аша яки тукталып торган транспорт артыннан кинәт кенә юлга чыгалар (бигрәк тә балалар), светофор утына карап тормыйлар, караңгы вакытта киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар такмыйлар, урамда исерек килеш йөриләр.

Чишмә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шулай ук һәлакәтләр булган юлларны тикшерделәр.


Чишмә районында аварияләр еш булган түбәндәге участоклар ачыкланды:

М5 Урал автоюлының Самара – Уфа – Чиләбе участогы (9 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, 5 кеше имгәнгән һәм 8е һәлак булган):

– Уразбахты авылыннан «Йоматау» шифаханәсе юл чатына кадәр,

– Арсланнан Әмин авылына кадәр,

– аварияләр аеруча күп булган участок – Чишмә поселогыннан Арслан авылына кадәр;

Арслан – Чишмә – Кыргыз-Миякә юлы (Чишмә – Дәүләкән, 13 авария булган, 14 кеше имгәнгән һәм берәү һәлак булган),

– аварияләр еш булган юл – Игнатовкадан Шөнгәккүлгә кадәрге участок.

– Юл хәрәкәтендә катнашучылар! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтик, бер-беребезгә карата игътибарлырак, әдәплерәк һәм ихтирамлырак булыйк, бергәләп алынганда гына юллардагы хәлне үзгәртә, шуның белән үзебезнең һәм якын-тирәдәгеләрнең гомерен саклап кала һәм балаларга үрнәк була алабыз, – дип ассызыклады Р. Байков. – Дәүләт автоинспекторлары Чишмә районы буенча патрульдә йөргәндә күп ата-аналарның сабыйларын машинада йөрткәндә хәвефсезлек турында хәстәрлек күрүе куанычлы, дип билгелиләр. Әмма баланы махсус автокәнәфигә утырткач, каеш белән эләктермәгән очраклар да була. Бу кагыйдәне тупас бозуга керә – кинәт тормозга басканда бу гаилә өчен фаҗигагә әйләнергә ихтимал. Ата-аналар, сабыйларыгызны машинага утыртып йөртүгә җаваплы карагыз. Шоферлар, пассажирлар, җәяүлеләр, бер-берегезгә карата ихтирамлы булыгыз, шул вакытта гына юлларда фаҗигале хәлләр булмас.
Саннар һәм фактлар

  • 2018 елда Чишмә районында ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә 9000нән артык административ хокук бозу очрагын ачыклаган.
  • 2018 елда 42 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, 13 кеше һәлак булган, 39 кеше имгәнгән, ике бала дәваханәгә эләккән.
  • 2018 елда Чишмә поселогында тугыз юл фаҗигасе булган, 10 кеше имгәнгән.
  • 2018 елда җәяүлеләрне таптатуның 14 очрагы теркәлгән.
  • 2019 ел башыннан Чишмә районында ЮХИДИ инспекторлары юл хәвефсезлеге өлкәсендә 1000 артык административ хокук бозуны кисәткән.
  • 2019 ел башыннан матди зыян белән 65 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларның җидесендә 9 кеше, шул исәптән 2 бала зыян күргән.
Читайте нас: