Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 февраль 2019, 17:35

Игътибар: эзләү!

Җинаять ачылмыйча калды.

Р. Хәсәнова, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының транспортта Уфа линия идарәлегенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече
2016 елның 11 декабрендә «Чишмә-Көнчыгыш» тимер юл станциясендә бәдрәф кәгазенә төрелгән, көч кулланып үтерелгән, яңа туган ир бала мәете табылган иде. Әлеге вакытта бу гамәлне кем кылуы билгеле түгел. Җинаять ачылмыйча калды.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының транспортта Уфа линия идарәлегенең җинаять эзләү бүлеге РФ Җинаять кодексының 106нчы маддәсендә (ананың яңа туган баласын үтерүе) күздә тотылган билгеләр буенча җинаять эшен тикшерә.

  • Аның кем һәм кайда булуы яисә әлеге җинаятьне ачуга булышлык итүче башка төрле мәгълүматлар турында белүче булса, бу турыда Рәсәй МВДның транспортта Уфа линия идарәлегенә хәбәр итүен сорыйбыз. Хәбәр итүченең кем булуы сер булып кала.
  • Тел.: 8 (347) 273-38-91 (кизү бүлеге – тәүлек әйләнәсенә), 8 (347) 229-31-49, 229-31-08, 8-937-165-6610 (җинаять эзләү бүлеге).
Читайте нас: