Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
2 февраль 2019, 13:11

Талау, мошенниклык һәм тимер-томыр турында

Чишмә полицейскийлары 2018 елга йомгак ясады

Айдар Галиев, Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең штаб начальнигы


Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегендә Чишмә районының хокук саклау һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре катнашлыгында 2018 елда полиция эше нәтиҗәләре буенча елның-елындагы киңәшмә үтте.

Анда Эчке эшләр министрлыгының БР буенча Җинаять эзләү идарәлеге бүлеге начальнигы Ринат Мөдәррисов, Чишмә районы прокуроры Азамат Насыйров һәм район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рим Нәбиуллин катнаштылар.

2018 елда Чишмә районы территориясендә теркәлгән җинаятьләр саны 19,3%ка (БР буенча – 5,8%ка) кимеде. Аерым алганда, урлашулар 85,7%ка, мошенниклык фактлары 14,9%ка, транспорт чарасын алып китү 72,2%, үлем белән тәмамланган юл-транспорт фаҗигаләре 33,3%ка азайды.

2018 елның 12 аенда барлык милек формаларын урлауның 287 факты теркәлде, шуның 155е буенча җинаять эше тәмамланды, 145е буенча – туктатылды. Җинаятьләрнең 51,7%ты, тикшерү барган чорда дәүләт властена каршы юнәлтелгән ике җинаять ачыкланды.

«Урман» оператив-кисәтү чаралары барышында 2018 елда РФ Җинаять кодексының 260нчы маддәсе буенча 7 җинаять эше кузгатылды. Тимер сыныклары, кара һәм төсле металл калдыклары белән эш итү кагыйдәсен бозуга бәйле 13 административ хокук бозу ачыкланды, 8 тоннадан артык тимер-томыр, 4 пар бизмән тартып алынды. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.

«Алкоголь» оператив-кисәтү чарасы барышында 43 административ хокук бозу теркәлде, 255 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән тартып алынды, РФ Җинаять кодексының 171.4 маддәсендәге билгеләр буенча бер җинаять эше кузгатылды.

2018 елның 12 аенда участок полицейскийлары тарафыннан 196 җинаять ачыкланды, бер участок полициясенә йөкләнеш 12,25 (республика буенча – 7,1) тәшкил итте. 998 административ хокук бозу ачыкланды, гражданнарның 4190 мөрәҗәгате тикшерелде.

Балалар белән рәхимсез кылануның ике факты теркәлде. Балигъ яшькә җитмәгән 38 бала исәпкә куелды. 2018 елның 12 аенда балигълык яшенә җитмәгән балалар тарафыннан кылынган 9 җинаять теркәлде – анда 7 бала катнашкан. Кечкенә һәм балигъ булмаган балаларга карата 21 җинаять кылынган, әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.
Читайте нас: