Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
25 гыйнвар 2019, 17:52

Балалар хокукын яклау һәм наркоманияне кисәтү өчен

Әлеге вакытта Чишмә районында берьюлы ике кисәтү чарасы үткәрелә.

21 гыйнварда «Үсмер – гаилә» операциясе башланды, ул 30 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районында балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Гөлназ Халикова хәбәр итүенчә, бу көннәрдә полицейскийлар балаларын тәрбияләү буенча вазифаларын тиешенчә үтәмәүче имин булмаган гаиләләрне тикшерә; уку йортларында балалар белән әңгәмәләр һәм ата-аналар җыелышларында гадәттән тыш хәлләрдә һәм таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында чыгышлар оештырыла; яшьләр күпләп җыелган урыннар, 17 яшькә кадәрге балаларның төнлә ата-анасыннан башка йөрүе тикшерелә.

– Әлеге вакытта балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә имин булмаган 57 гаилә исәптә тора, аларда балигълык яшенә җитмәгән йөздән артык бала тәрбияләнә, – дип билгеләде Г. Халикова. – 2018 елда балалар белән начар мөгамәләдә булуның ике факты ачыкланды, ата-анага карата җинаять эше кузгатылды, әлеге вакытта аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен материаллар туплана.

Шулай ук 22–31 гыйнварда «Наркотикларга киртә» операциясе үткәрелә, дип хәбәр итте җинаять эзләү бүлеге оперуполномоченные Артем Клименко. Хокук саклаучыларның күз уңында – наркотик матдәләрне таратучылар, җитештерүчеләр һәм кулланучылар.

– РФ Җинаять кодексы буенча наркотик саткан өчен – 20 ел, саклаган өчен 15 ел иректән мәхрүм итү каралган, – диде А. Клименко. – Подъездда химик матдә исе булса, һәрвакыт таныш булмаган кешеләр йөрсә, кулланылган шприцлар, пыяла шешәләр ятса, наркотиклар сату турында белдерү күрсәгез ваемсыз калмагыз – 2-12-00 телефоны буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү бүлегенә шалтыратыгыз.
Читайте нас: