Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
18 гыйнвар 2019, 14:59

Суд участогы яңа урынга күченде

Чишмә районы буенча мировой судьяларның 3нче санлы суд участогы бинасы ачылды.

Яңа ел алдыннан тантаналы рәвештә Башкортстан Республикасы Чишмә районы буенча мировой судьяларның 3нче санлы суд участогы бинасы ачылды, хәзер ул Чишмә поселогы, Шоссе урамы, 1 адресы буенча урнашкан.

– Яңа бина, һичшиксез, элеккесеннән күпкә иркенрәк һәм уңайлырак. Биредә конвой бүлмәләре, суд утырышы өчен аерым зал, архив өчен бина бар, мировой судья аппаратындагы һәр хезмәткәрнең хәзер аерым кабинеты булачак, ягъни эшләү өчен барлык шартлар булдырылган, – дип сөйләде Чишмә районы буенча 3нче санлы суд участогы мировой судьясы Нурия Хисаметдинова.

Шәрәфле кунакларны кызыл келәм, икмәк, кымыз һәм курай моңнары белән каршыладылар. Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов суд участогы коллективына дөнья шаулаткан процесслар булмавын, һәрвакыт акылга муафыйк һәм гадел карарлар кабул ителүен теләде. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов һәм Чишмә районы Советы рәисе Хәлил Бикмәев Нурия Зәкиян кызын һәм аппарат хезмәткәрләрен яңа бинага күченүләре белән котладылар, сәламәтлек һәм нервларының ныклы булуын теләделәр.

БР Дәүләт комитеты вәкиле бина буйлап экскурсия уздырды, аның барышында әлеге суд участогының видеокүзәтү системасы, стационар һәм кул металлодетекторлары белән җиһазландырылуы, һәр хезмәткәрнең кесә брелогы булуы, читлекләр урынына пуля үтеп керә алмаган, ватылмый торган пыялалы кабиналар куелуы билгеләнде.

– Бүген поселок өчен мөһим вакыйга булды – барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган яңа 3нче участок ачылды, – диде Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле. – Дуслык проспекты, 1Б адресы буенча 1нче һәм 2нче суд участоклары урнашкан бинада бушаган ике бүлмә суд утырышлары залы һәм мировой судьялар аппараты секретарьлары өчен кабинет итеп үзгәртеп корылачак. Сентябрьдән без судьяларны аудиоязма системасы белән тәэмин итәргә тиешбез, барлык суд утырышлары да яздырып барылачак һәм ул суд эшенә беркетеләчәк.
Читайте нас: