Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 гыйнвар 2019, 19:05

Гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап

Прокуратура хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Азамат Насыйров, район прокуроры


12 гыйнвар – Рәсәй Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бу көнне без күп еллар буена закон сагында торган, дәүләттә, җәмгыятьтә хокукларны яклаган хөрмәтле ветераннарыбызны хөрмәт белән искә алабыз.

Прокуратура хезмәткәрләренең хәзерге буыны һөнәри традицияләрне кадерләп саклый һәм арттыра – гражданнар һәм оешмаларның законлы мәнфәгатьләрен яклый, власть һәм җирле үзидарә эшчәнлегендә законлылыкны тергезүдә, җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәштә мөмкин булган барлык чараларны күрә. Мәсәлән, үткән елда Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан федераль законнар үтәлешен, гражданнар һәм оешмалар хокуклары һәм иреге яклануын тикшерү барышында закон бозуның 1064 очрагы ачыкланды, аны бетерү максатында прокурор йогынтысының 707 акты төзелде, дүрт җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча инвалид баланың намуссыз ата-анасына карата җинаять эше кузгату прокуратура күзәтчелеген гамәлгә ашыруның ачык бер мисалы булып тора. Алар сабыйларын тиешенчә карамаганнар, авыру балага үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәгән һәм инвалид баланың сәламәтлеге тагын да начарланган. Гаеплеләрнең барысы да җаваплылыкка тарттырылды.

Шуннан тыш, суд прокуратураның сигез дәгъва гаризасы буенча ришвәтчелек һәм экология юнәлешендәге җинаятьләрдән килгән зыянны каплату турындагы таләпләрне канәгатьләндерде, 34 дәгъва буенча эш бирүчеләрдән хезмәт хакы буенча бурыч түләттерелде.

Үз вакытында чара күрү сәбәпле 18 ятимгә барлык уңайлыклары булган торак бирелде, бөер эшчәнлеге бозылган авыруны ул яшәгән урыннан медицина ярдәме алу өчен дәваханәгә китерү оештырылды.

Прокуратура хезмәткәрләре районның хокук саклау органнарында эшләүче вазифаи затлар тикшергән җинаять эшләрен судка кадәр карау барышында алты меңләп карарның законлылыгын тикшерде, алар буенча закон бозуның 948 очрагы ачыкланды, 43 вазифаи зат җаваплылыкка тарттырылды.

Прокурорлар тарафыннан судта 432 җинаять эше буенча гаепләү хупланды.

2018 елда район прокуратурасына меңнән артык мөрәҗәгать килде, прокуратура хезмәткәрләре аларның һәркайсы буенча хокукларны яклау һәм гаделлек булдыру өчен төрле чаралар күрде.

Прокуратураның хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмебез – Рәсәй Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Эшебез җәмгыятькә файда гына китерсен! Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларда уңышлар телим!
Читайте нас: