Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 декабрь 2018, 16:36

Статистика ялгышлыкны кичерми

«Рәсәй Федерациясе прокуратурасы турында»гы Федераль законга ярашлы, прокурорларга җинаятьчелек торышы, әлеге өлкәдәге тикшерү эшләре һәм прокурорлар күзәтүе нәтиҗәләре буенча бердәм статистика исәбе алып бару хокукы бирелгән.

Азамат Насыйров, Чишмә районы прокуроры
Прокуратураның әлеге эшчәнлектәге төп максаты хокукый статистика мәгълүматларында ялгышлык җибәрмәү булып тора. Хокук саклау органнары үз эшләренең сыйфаты турында яхшы тәэсир калдыру өчен еш кына ачылмаган җинаятьләрне киметеп, җинаять кылыну сәбәпле килгән зыян һәм шуны каплау өчен түләнгән акча суммасы турындагы мәгълүматларны бозып күрсәтәләр. Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан шундый бозуларны ачыклау буенча даими эш алып барыла, моңа юл куйган вазифаи затлар җаваплылыкка тартыла. Мәсәлән, 2017 елда район прокуратурасы хокукый статистиканы тикшергәндә 197, ә 2018 елның 9 аенда хәтта 262 бозу очрагын ачыклады: аларның 12се килгән зыян суммасы турындагы мәгълүматның дөрес күрсәтелмәвенә бәйле; 7се зыян өчен түләнгән сумма турында; 26 факт җәмәгать урыннарында җинаять кылу турындагы мәгълүматларны яшерүгә; 9ы исерек килеш кылынган җинаятьләргә; 15е җинаятьне ачыклаган органның дөрес күрсәтелмәвенә бәйле; 47 җинаять буенча аларның электән җинаять кылган затлар тарафыннан эшләнүе турындагы мәгълүмат юк.

Агымдагы елда район прокуратурасы тарафыннан ачыкланган хокук бозуларны бетерү максатында 13 акт төзелде, аларны тикшерү нәтиҗәсендә 17 вазифаи зат җавапка тарттырылды.

Шул рәвешле, Чишмә районында хокукый статистика дөреслеге һәм тулылыгы район прокуратурасы күзәтүе астында тора.
Читайте нас: