Чишмэ
+6 °С
Облачно
Барысы да Жиңү өчен
17 Сентября , 05:11

Тыштан кырыс, асылда исә – игелекле

Мессенджерга фронттан килгән кыска гына хәбәрләр кайвакыт кеше турында калын-калын автобиографияләрдән дә күбрәк сөйли. Хәлләре турында сорагач, 25 яшьлек сугышчы Руслан тыйнак кына елмаеп: «Ярар, туйга кадәр төзәлер әле!» – дип җавап бирә. Бу гади гыйбарәдә аның сабыр, көчле ихтыярлы, шул ук вакытта гаҗәеп якты һәм төшенкелеккә бирелми торган ныклы холкы чагыла.

Тыштан кырыс, асылда исә – игелеклеТыштан кырыс, асылда исә – игелекле
Тыштан кырыс, асылда исә – игелекле

Руслан Чишмә районының Яңа Муса авылыннан.  Язмыш аны балачактан ук иркәләмәгән: Уфаның 1-нче балалар йортында үскән, аннары Казан хәрби училищесын тәмамлаган, төрле авыр эшләрдә чыныккан. Тормыш сынаулары аны явызлаштырмаган, киресенчә, корычтай ныклык тәрбияләгән.

Фронттагы «Колючий» позывноен ул әле студент елларында ук алган.
– Холкым шундыйрак, бераз кырыс, тыштан чәнечкеле. Ә чынлыкта исә мин игелекле кеше, – дип елмая сугышчы.

Һәм бу – саф хакыйкать. Солдатның кырыс кыяфәте артында һәрвакыт иптәшләренә ярдәмгә килергә әзер торган ихлас, сизгер йөрәк яшеренгән.

Русланның әти-әнисе юк, ләкин туган җире белән аермас көчле бәйләнеш бар – ул аның абыйсы һәм Чишмәдә яшәүче сөекле картәнисе. Бүген ике туган да фронтның иң җаваплы участокларында иңне-иңгә куеп илебезнең тынычлыгын саклый. Егетләр хәрби бурычларын намус белән үтәгәндә, картәниләре һәркайсысы өчен өзгәләнеп дога кыла, зарыгып, ышанып яраткан оныкларының кайтуын  көтә.

Күптән түгел Руслан гаҗәеп батырлык күрсәтә, бу хакта алгы сызыкта легендалар йөри. Яу кырында ул дошман дроны белән күзгә-күз очраша... һәм исән кала. Аңа хәрби әзерлеге, яшен тизлегендәге реакциясе булыша, үзе әйткәнчә, «Аллаһы Тәгалә саклый».

Хәзер ул госпитальдә, табибларның игътибарлы күзәтүе астында дәвалану курсы үтә. Ләкин хастаханә караватында ятса да, «Колючий» рухын төшерми: якташлары белән аралаша, район яңалыклары белән кызыксына һәм тизрәк иптәшләре янына ашкына.
– Иң мөһиме – исәнмен. Калганы төзәлер, – ди ул.

Ватан сагына баскан 25 яшьлек бу егетнең язмышы –  безнең һәрберебез өчен рухи ныклык үрнәге. Руслан һәм аның абыйсы – безнең уртак горурлыгыбыз ул. Район гәзите редакциясе һәм районда яшәүчеләрнең барысы да Русланга тизрәк сәламәтләнеп аякка басуын тели. Картәниләренең догалары һәм якташларының изге теләкләре аларны яу кырында сакласын! Чишмә сезне Җиңү белән көтә!

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас