

Мәктәптә укыган елларда Илья искитмәле шук малай булган, бу исә гаиләне җитди борчуга салган.
– Мин аны гимназиядән алып, күз уңында булсын, тәртипкә утырсын, дип үзем укыган Шикәр заводы бистәсендәге 4-нче мәктәпкә күчердем. Хәзер малайларча кыюлыгы ир-егетләргә хас ныклыкка әйләнде. Улым бик үзсүзле, чын сугышчы, – дип елмая Татьяна.
Тугызынчы сыйныфтан соң язмышы аны Мәскәүгә эшкә алып китә. Вахта ысулы белән сакчы булып эшли... Барысы да үз җае белән барганда, беркөнне Илья чираттагы сменадан кайтып керә. Кулында – Рәсәй Оборона министрлыгы белән төзелгән контракт һәм банк карталары.
– Барысы да хәл ителде. Мин хәрби булам, диде һәм китеп тә барды. Без хәтта аңга килергә дә өлгермәдек, – дип искә ала әнисе.
Шулай итеп, ул «Солдат» позывноен ала. Кызыклысы шул: ул вакытта Илья армиядә дә хезмәт итмәгән, хәрби булырга да планлаштырмаган була. Күрәсең, аның күңелендә нидер үзгәргән.
Ильяның хәрби хезмәт юлы җиңел бармый. Махсус хәрби операциядә узган өч ел эчендә ул кырыс тормыш мәктәбен үтә, берничә бүлекчә алыштыра. Тәүдә разведчик, аннары Башкортстанның 31-нче мотоукчылар полкында штурмовик булып хезмәт итә. Анда, дошман уты астында, ул бернинди уку үзәгендә дә өйрәнеп булмый торган тәҗрибә туплый.
Татьяна өчен иң авыр чор – улы белән ике ай буе элемтә өзелгән вакыт булган.
– Телефон дәшми, хәбәр юк. Бу ана йөрәге өчен бик зур сынау... Ләкин, Аллаһка шөкер, барысы да яхшы. Улым шул вакытта хәрби бурычын үтәгән, – ди ул.
Бүген ефрейтор Гаджиев 25-нче армиянең пилотсыз системалар батальонында радиоэлектрон разведка (РЭР) операторы булып хезмәт итә, заманча технологияләр ярдәмендә иптәшләренең иминлеген саклый.
Заманалар үзгәрде: хәзер сугыш нәтиҗәсен корал калибры гына түгел, радиосигнал ешлыклары да хәл итә.
– Бүгенге көндә дроннарсыз булмый. Чынбарлык шуны таләп итә, шуңа күрә һәр хәрбинең бу техниканы үзләштерүе мөһим. Ә җитди әйтсәк, өч ел элек Оборона министрлыгы белән контракт төзү карарым өчен бер секунд та үкенмим, – ди Илья, өенә сирәк кайтып киткән чакларында.
Дроннар сугышы программистның салкын акылын гына түгел, җәяүле гаскәринең чиксез кыюлыгын да таләп итә. Техника еш кына иң кирәкле вакытта, позициядә сафтан чыга яки сугыш кирәк-яраклары бетә.
Күптән түгел Ильяның бүлекчәсе катлаулы хәлдә кала. Алгы сызыктагы яугирләргә кыйммәтле FPV-дроннарны һәм коралны ашыгыч рәвештә илтергә кирәк була, ләкин дошман бу участокта артиллерия һәм минометлардан ут яудыра. Башка берәү моны үлем белән бер дип санаган булыр иде, әмма ефрейтор Гаджиев каушап калмый.
Гомерен куркыныч астына куеп, һәр секундта снаряд астына эләгү хәвефе булса да, ул билгеләнгән урынга барып җитә. Аның гаҗәеп батырлыгы, чыдамлыгы һәм салкын канлы профессиональлеге ярдәмендә хәрби йөк вакытында тапшырыла. Нәтиҗәдә, штурмдагы сугышчылар дошманга һөҗүм итүне дәвам итәргә мөмкинлек ала. Бу батырлыгы өчен Илья Гаджиев «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнә.
Илья өендә сирәк була, хезмәт иткән вакыт эчендә ул нибары ике тапкыр гына кайткан. Үзе монда булса да, уйлары – фронтта.
– Әни, минем йөрәгем шунда, – ди ул.
Кайткан арада да ул егетләр өчен борчыла, фронт яңалыкларын карый, иптәшләре белән элемтәдә тора.
Уллары ил сагында торганда, гаиләсе дә аның кебек нык булырга тырыша. Ильяның абыйсы коткаручы һөнәрен үзләштерә, тиздән ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре булачак. Кечесе әле мәктәптә укый, өлкән абыйсының үрнәге аның өчен – закон.
Ильяның ике яшьлек кызы үсеп килә. «Солдат» позывнойлы яугир үзенең кызы кебек балалар хакына, аларның күк йөзе тыныч булсын өчен көн саен дрон белән идарә итү пульты артына утыра. Җиңүгә таба юл бүген күренмәс ешлыклар белән алып барыла, ләкин бу тынлыкның бәясе – дистәләрчә сугышчының коткарылган гомере.