Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
3 сентябрь , 04:30

Күңеле белән разведчик: «Контуженный» позывнойлы сугышчы язмышы

Күптән түгел Дурас авылында узган чарада ул үзенең тыныч, сабыр кыяфәте белән аерылып торды. «Контуженный» позывнойлы сугышчы туган ягына сирәк кайта, бу юлы исә кыска вакытлы ялы нәкъ менә шушы озак көтелгән бәйрәмгә туры килгән. Авыл Советы башлыгы Фәнил Заманов чыгыш ясарга чакыргач, ул микрофон янына сәхнәгә чыкты

Күңеле белән разведчик: «Контуженный» позывнойлы сугышчы язмышыКүңеле белән разведчик: «Контуженный» позывнойлы сугышчы язмышы
Күңеле белән разведчик: «Контуженный» позывнойлы сугышчы язмышы

 Яшь кенә булуына карамастан, аның күзләрендә тормышны күргән кешеләргә хас зирәклек чагыла. Бераз аксап йөрүе аңа үзен ышанычлы тотарга һич тә комачауламый.

– Игьтибар итмәгез, тиз төзәлә ул, – диде ул яралануы турындагы сорауга кыска гына җавап биреп.

Әңгәмә барышында егет ачыктан-ачык сөйләде: ике ел элек контракт төзү карары иң якын кешесен – әнисен коткару теләге белән бәйле булган. Әнисе авыр чир – онкология белән көрәшкән, ләкин, кызганычка каршы, чир көчлерәк булып чыккан, узган елның ноябрендә ул вафат булган. Разведка ротасы командиры кайгысын уртаклашып, 20 яшьлек сугышчыны әнисен соңгы юлга озатырга өенә кайтарып җибәргән.

«Командир барысын да аңлады», – дип искә ала хәрби.

Рәсәй Оборона министрлыгы белән контракт төзүгә ике ел узган. Тәүге көннәрдәге тетрәндергеч халәт артта калган, эчке дөньясы үзгәргән.

– Мин үзгәрдем, зирәкләндем, гамәлләремне һәм карарларымны төптән уйлап эш итә башладым. Аларны яшен тизлегендә кабул итәргә өйрәндем. Башта кыен иде, аннары ияләшәсең, – ди сугышчы.

Гражданлык тормышында ул киләчәктә кем булачагын төгәл белмәгән, ә хәрби хезмәт аңа үз юлын табарга ярдәм иткән. Разведка батальонындагы иптәшләре яшь солдатны үз канаты астына алганнар, тәҗрибәләре белән уртаклашканнар. Вакыт узу белән хәрби һөнәр аның күңеленә хуш килгән.

– Җиңүдән соң да хәрби карьерамны дәвам итәчәкмен. Тәҗрибә тупладым, бу миңа кызыклы, – ди ул ныклы карарга килеп.

Туган як белән бәйләнеш – аның өчен иң изгесе. Элемтәгә чыгу мөмкинлеге туу белән, ул шунда ук волонтерларга һәм авылдашларына яза.

– Алар хәл белешеп язалар, борчылалар, һәрвакыт ярдәм итәләр. Аларның кайгыртучанлыгын тоям, бик рәхмәтлемен, – дип елмая «Контуженный».

Якташлары посылкалар әзерләп, гуманитар конвой белән җибәрәләр. Чишмә районыннан аның аша алгы сызыкка ике машина озатылган. Сугышчы район хакимияте башлыгы Ришат Мансуровка, аның урынбасары Илдар Әсәдуллинга рәхмәт белдерә.

–  Алар белән шәхсән элемтәдә торабыз, төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр. Безнең авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Замановка һәм барлык авылдашларыма аерым рәхмәт, – ди ул.

Без аның белән Дурас авыл Советы бинасында сөйләштек. Ул шунда ук стенадагы махсус плакатта үзенең фотографиясен күреп алды. Әлеге стендны хәзерге вакытта хәрби операциядә Рәсәй мәнфәгатьләрен яклаган батыр якташлары хөрмәтенә волонтерлар ясаган.

Менә ул, туган як белән өзелмәс элемтә. Үзеңнең кирәклегеңне, тылдан куәтле ярдәм булуын тою яугирләргә көч өсти. Без сөйләшкән арада күрше волонтерлар бүлмәсендә аның кебек сугышчылар өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрергә әзерлек дәвам итте.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас