Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
3 сентябрь , 04:47

Чишмә егете генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде

Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров якташыбыз, отделение командиры Рим Әмирхановка дәүләт бүләген – генерал Шәйморатов медален тапшырды.

Чишмә егете генерал Шәйморатов медале белән бүләкләндеЧишмә егете генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде
Чишмә егете генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде

 

«Сезнең батырлыкларыгыз турында сокланып укыйм», – диде Радий Фәрит улы сугышчыга мөрәҗәгать итеп.

«Рим» позывное астында – алгы сызыкта үткән өч еллык авыр хезмәт. Ләкин бу егетнең көч чыганагы – аның гаиләсенә булган тирән мәхәббәтендә. 2023 елның августында Рим фронтка китәргә карар итә. Улының бу адымын хуплап, әтисе дә аның белән бергә контрактка кул куя. Кызганычка каршы, 2024 елның июлендә Римнең әтисе хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Хәзерге вакытта Римнең йорты Уфаның Дим районында булса да, күңеле белән ул һәрчак туган Чишмә җирендә. Ялга кайткан саен беренче чиратта якыннарын күрергә, дуслары белән очрашырга һәм әти-әнисенең каберен зиярат кылырга Чишмәгә ашыга.

Рим якташларына күрсәткән ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтле. Аның сүзләренчә, фронттагы сугышчылар өчен Чишмә районыннан килгән посылкалар һәм җылы хәбәрләр – зур рухи терәк.

Чишмәлеләр үзләренең батыр егетләре белән горурлана, аның әтисенең якты истәлеген кадерләп саклый. Без Римгә ныклы сәламәтлек һәм тизрәк җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуын телибез!

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас