

Ул – безнең поселок егете, укытучылары аны бүген дә җылы сүз белән искә алалар.
Хәзер ул алгы сызыкта Ватан мәнфәгатьләрен яклый, заманча сугыш кораллары – пилотсыз очкычлар белән идарә итә. Ләкин укытучылары өчен ул һаман да дүртенче мәктәптән чыккан шул ук тырыш, эшчән һәм өлкәннәрне хөрмәт итә белгән малай булып кала.
– Ул бик ярдәмчел. Кеше кайгысын беркайчан да читләтеп үтмәс. Укуы да нигезле булды. Андагы ир-атларга хас булган сабырлык һәм җаваплылык балачактан ук сизелә иде, – ди укытучысы Алия Латыйпова.
«Татарин»ның тормыш юлы – чын ир-ат юлы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында белем ала, аннары себер якларына вахта ысулы белән эшкә китә. Бу тормыш мәктәбе аның холкын корычтай чыныктыра. Ә 2025 елның язында ул үз тормышын үзгәрткән мөһим карар кабул итеп, хәрби хезмәткә китү өчен контрактка кул куя.
Күптән түгел без аның белән элемтәгә кердек. Тавышы тыныч, ышанычлы яңгырый:
– Бу карарым өчен бер секунд та үкенмим. Әлбәттә, туган якларга кайтасы килә. Ләкин монда минем иптәшләрем, хәрби бурычымны үтисем бар. Безнең егетләр барысы да искиткеч, бер-беребез белән туганнарча мөнәсәбәт. Монда башкача мөмкин дә түгел, – ди ул.
Бу тарихның гаҗәеп дәвамы бар: «Татарин» белән бергә аның беренче сыйныфтан бирле аерылгысыз дусты да контрактка кул куйган. Аның позывнойы – «Молодость».
Укытучылары аларны «легендар дуслар» дип искә ала.
– Бигрәк хулиганнар иде алар! – дип елмая Алия ханым. – Ләкин бу зыянсыз, явызлыксыз хулиганлык иде. Алар икесе дә гаҗәеп киң күңелле егетләр. Кемнедер рәнҗетсәләр – беренче булып якларга басалар иде. Спорт ярышларында да бергә катнашып, бер-берсе өчен җан атып тордылар. Икесе дә бер калыптан!
Сугышчыны туган ягында сөйгән кызы көтә. Ул аның янына ике тапкыр килгән инде: башта хәрби өйрәнүләр үткәндә, аннары тагын бер тапкыр, беразга гына булса да янәшә булу өчен. Хәзер ул егете белән очрашу көннәрен санап, түземсезлек белән көтә.
«Татарин» БПЛА (пилотсыз очкыч аппаратлары) операторы һөнәренә өйрәнә башлаганда бу эш белән шөгыльләнүче яшьләр аз була. Уку барышы әлләни катлаулы түгел, иң мөһиме – инструкторларны игътибар белән тыңлау һәм тәҗрибә туплау. Ә тәҗрибә күп булырга тиеш. Хәзер бит бөтен сугыш диярлек – «кошларга» бәйле, һәм бик күп нәрсә алардан тора. Яшь егетләр заманча фәнне җиңелрәк үзләштерә, уен кебек, дип әйтергә була. Башта син үзең дрон белән идарә итәргә өйрәнәсең, техниканы үзләштерәсең, ә вакыт узу белән инде остаз буласың һәм арытаба үзең белгән тәҗрибәне башкаларга тапшырасың.
Бүген аларның икесе дә югары дәүләт бүләгенә – Суворов медаленә тәкъдим ителгән. Бу – аларның батырлыгын, профессиональлеген һәм хәрби бурычка тугрылыгын тану билгесе.
«Молодость» позывнойлы сугышчы турында без гәзитебезнең киләсе санында язарбыз. Ә бүген без сиңа рәхмәт әйтәбез, «Татарин»! Чын ир кешегә хас булганча, лаеклы хезмәт ит. Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайт. Горурланабыз, көтәбез!