Чишмэ
+33 °С
Ясно

Барысы да җиңү өчен

Чишмәлеләр Әлшәй районында узган фестивальгә бардылар. Чарада бөтен Башкортстаннан биш меңнән артык кеше катнашты.

Барысы да җиңү өченБарысы да җиңү өчен
Барысы да җиңү өчен

– Төбәкара этномәдәни «Сила земли» – «Җир коты» ватанпәрвәрлек фестивале быел бишенче мәртәбә оештырылды. Өченче ел рәттән ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлап үткәрелә.

Фестиваль программасы медицина, психология, мәгариф, спорт һәм мәдәни юнәлешләрне үз эченә алган төрле тематик зоналарны колачлады. Белгечләр һәм экспертлар 28 мәйданчыкта эшләделәр.

Чишмә районыннан зур делегация: махсус хәрби операция ветераннары, сугышчыларның якыннары, волонтерлар, патриотик күргәзмәләрдә катнашучылар барды.

Без махсус хәрби операция ветераны Рөстәм Фәизов белән аралаштык. Ул – җинаятьләрне ачыклау бүлеге полициясе майоры, күп еллар хокук саклау органнарында эшләгән, СВО башлангач үз теләге белән ил мәнфәгатьләрен якларга киткән. Миномет расчеты командиры буларак каһарманлык күрсәткәнгә «Батырлык өчен» һәм генерал Шәйморатов медальләре белән бүләкләнгән. Өйгә кайткач яшь буынны патриотик тәрбияләү эшенә актив кушылган. Рөстәм Вәрис улы яшь армиячеләр белән шөгыльләнә, аларны сафта йөрергә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, экстремаль хәлләрдә эш итәргә, хәрби әзерлеккә өйрәтә, тарих белән таныштыра, «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркы кураторы булып тора.

Ул фестивальдә хезмәттәш-ләре белән очрашуы турында сөйләде, бу алар өчен көтелмәгән хәл булган – СВОдан ялга кайткан Авыргазы районы егете «Скиф» һәм Илеш районыннан «Малый» позывнойлы иптәшләре белән күрешкән, ул демобилизацияләнгән, әлеге вакытта туган ягында үз эше белән шөгыльләнә икән. – Алар белән очрашуыма шатмын, яшьләрне һәм үсмерләрне тәрбияләүдә тәҗрибә уртаклаштык. Шулай ук Республиканың СВО ветераннары ассоциациясе рәисе, Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәмчесе Оскар Ситдыйков белән күрешеп, уртак проектлар буенча планнар корырга өлгердем. Сүз уңаеннан, анда бик күп мәйданчыклар бар иде. Мине Баймак районыннан килгән халык дәвалаучысына алып керделәр, яралану сәбәпле аркам белән проблемалар бар. Тулаем алганда, фестивальдә хәрби хезмәткәрләр өчен дә, СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен дә мөһим булган бөтен нәрсә бар иде дип әйтә алам, – диде Р. Фәизов.

– Әлеге фестиваль безнең хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары өчен көч алу чыганагы булды. Без аларның әһәмиятен күрсәтү, сорауларга җавап бирү, рәхмәт белдерү өчен бер урында җыйдык. Чара Рәсәй халыклары бердәмлеге елына һәм Башкортстан Республикасында зур һәм тату гаилә елына багышланды.

Фестиваль аларга җиңү өчен көч һәм ышаныч биргәндер дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе, проект авторы Гөлнур Колсарина.

Тантаналы чарада хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре – Батырлык орденнары, генерал Шәйморатов медальләре тапшырылды. Һәлак булган геройларның әти-әниләренә Башкортстан Республикасының «Рәсәй халыклары ассамблеясе» төбәк бүлекчәсенең «Ватанны саклаучының әтисе» медале һәм Рәбига Кушаева исемендәге башкорт хатын-кызлары  иҗтимагый оешмасы ме-

дальләре тапшырылды. Алар барысы да үз Ватаннарының чын патриотларын тәрбияләделәр һәм фронтка актив ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр. Иҗтимагый тормышта актив катнашучы сугыш хәрәкәтләре ветераннары  «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

Батырларча һәлак булган сугышчының әнисе Гөлшат Яхина үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

– Фестиваль минем өчен чын вакыйга булды, аны сүзләр белән генә тасвирлап бетеп булмый. Уллары Ватаныбыз сагында торган барлык әниләр һәм әтиләр исеменнән сезгә һәм Башкортстан Республикасының социаль координаторлары командасына әлеге төбәкара патриотик фестивальне уздырган өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу җан өчен чын терапия булды, – диде ул.

Алар безгә борчулы вакытларыбызда җитмәгәнне – бердәмлек, кайгыртучанлык хисен бүләк иттеләр, туган җиребезнең кодрәтен тойдык. Сугышчыларыбызның – ветераннарның һәм хәзерге хәрби хезмәткәрләрнең сәхнәдә чыгыш ясавы бик нык тәэсирләндерде. Ә Рәбига Кушаева исемендәге «Хатын-кыз – милләт анасы» медален тапшырганда, күз яшьләремне чак тыеп тордым, чөнки бу бүләк геройларның әниләренә рәхмәт билгесе. Ләкин минем өчен аеруча мөһиме – барыбызның да бергә җыелуы. Безне бер максат берләштерә, без бердәм. Авыр хәсрәткә һәм югалту ачысына карамастан, ялгыз түгелбез, безне яклаучылар бар, һәм без җиңүгә ышанабыз. Бүләкләү тантанасы аеруча истә калды: «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Гөлнур Колсарина һәрберебезнең янына  килеп, кочаклап, күзләребезгә ихлас карап күреште, аның көчле рухлы хатын-кыз булуы күренеп тора, чын-чынлап ярдәм тойдык. Фестиваль бик бай эчтәлекле булды, аны үткәрүгә шулкадәр көч һәм кеше ресурслары салынган! Оештыручыларга, волонтерларга, район хакимиятенә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Мин фестивальгә Миләүшә Макарова (СВОда «Рябина» позывное белән хезмәт иткән санитар –  ред. искәрмәсе), СВО ветераны, хәзерге вакытта Лесной авыл Советы башлыгы булып эшләүче Олег Рейтер, шулай ук «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркы кураторы Рөстәм Фәизов һәм һәлак булган сугышчының әтисе Рөстәм Байков белән бер машинада бардым. Тормыш, алга таба яшәү өчен көч табу турында ачыктан-ачык сөйләштек. Аларның акыллы киңәшләре һәм хәлгә керә белүе хәсрәтемне бераз җиңеләйтте. Алар белән якыннан беренчегә аралашсам да фикердәшләр булуыбызны тойдым. Алгы ягында герой улымның фотосы, арткы ягында  «Мин – Ватанны саклаучының әнисе» дигән язу белән футболкага заказ биргән идем, фестивальдә шуны киеп йөрдем. Бер хәрби яныма килеп: «Ватанны саклаучының әнисенең кулын кысып рәхмәт әйтергә мөмкинме?» дип сорады. Ул үзен Борис Гордеев дип таныштырды. Башкортстан Республикасының ирекле батальоннарын оештыру үзәге штабы начальнигы, полковник булып чыкты.

Ул әйткән сүзләрдән соң миңа җиңелрәк булып китте, улымны уйларым, йөрәгем белән янәшәмдә кебек тойдым. Сугышчылар белән аралашканда мине улым белән тирән бәйләнеш тойгысы калдырмый. Аларның фикерләре, сүзләре – барысы да улым әйтергә теләгән уйлар, алар аша балам язмышына кагылам кебек. Бу безнең уртак, аерылгысыз тарихыбыз. Өйгә кайткач, улыма күңелемнән рәхмәт әйттем. Без аның белән уй-фикерләребез аша аралашабыз, аны төшемдә тыныч, якты йөзле итеп күрәм.

Күктән барысын да күреп торуына ышанам. Улым белән бик горурланам! Социаль координаторларга һәм волонтерларга җылы сүзләре һәм аралашып торулары өчен аерым рәхмәт – тырышлыгыңның бушка китмәвен белү бик мөһим. Гаиләмә – иремә, кызыма, сеңлемә, якыннарыма, дусларыма, төркемдәшләремә рәхмәт, алар һәрвакыт янәшәмдә элемтәдә һәм булышып торалар. Илдар Фәүзи улы Әсәдуллинга, социаль координатор Айсылу Заһит кызы Карачуринага да зур рәхмәтемне белдерәм. «Кояшкай» балалар бакчасы коллективына, анда йөрүче балаларның әти-әниләренә дә рәхмәт», диде ул.

Фестивальдә СВОда  катнашучыларның гаиләләрен, хәрби династияләрне күрсәткән «Ватанны саклаучы гаиләсе» фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук теләге булган һәркемне табиблар кабул итте, медицина консультацияләре оештырылды. Психологлар да эшләде, алар эмоциональ халәтне җиңеләйтү һәм эчке ресурсны ныгытуга юнәлдерелгән психологик тренинглар үткәрделәр һәм шәхси консультация бирделәр. Шул ук вакытта халык табиблары да кабул итте, сәламәтлек белән проблемаларны хәл итүдән алып рухи тынычлык табуга кадәр төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр тәкъдим ителде.

Фестиваль барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтү буенча «Ватанны саклаучылар» республика акциясе – юридик десант узды. Бирегә республиканың төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр өчен спорт төрләре буенча мастер-класслар һәм ГТО нормативларын тапшыру оештырылды.

Чараның яшь кунаклары өчен «Биш ашык» башкорт халык уены белән балалар мәйданчыгы эшләде. Махсус хәрби операция ветераннары мәктәп укучылары өчен батырлык дәресе үткәрделәр, ә СВО ветераннары ассоциациясе гаилә уеннары оештырды, аларда 120ләп кеше катнашты.

Әлеге мөһим чара барышында волонтерларның беренче республика форумы үтте, анда республиканың 50 районыннан 300дән артык кеше килде. Ирекмәннәр «Хәрби туганлык» төбәкара иҗтимагый берләшмә булышлыгында гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар.

Халык уеннары, гамәли сәнгать буенча мастер-класслар һәм гореф-гадәтләрнең байлыгын күрсәтүче кәсепчеләр ярминкәсе бәйрәмнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Фестивальдә шулай ук ачык һавада бергәләшеп намаз уку һәм традицион корбан ашы – барлык катнашучыларны берләштергән хәйрия табыны оештырылды.

Яңа Ябалаклы-Дим авылы волонтеры, «Хәсән» волонтерлар штабы җитәкчесе, яугирнең апасы Айгөл Кәримова фестиваль турындагы тәэссоратлары белән уртаклашты. Айгөл безнең районда җиңүгә чын күңелдән ышанучы һәм фронтка исем өчен генә түгел, ә чын күңелдән ярдәм итүче волонтерлар эшләвенә ышана.

– Безнең волонтерлык штабы тату һәм зур гаилә кебек. Анда, кечесеннән алып олысына кадәр, бөтен авыл халкы сугышчыларга ярдәм итәргә тырыша.  Мин безнең кебекләрнең күп булуы белән горурланам, битараф булмаучылар саны көннән-көн арта бара, – ди ул.

Айгөл «Ватанны саклаучылар» төбәк фонды җитәкчесе Гөлнур Колсаринага бу эштә шәхсән катнашуы, сугышчыларга, аларның гаиләләренә һәм ирекмәннәргә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. Гөлнур Галинур кызының медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырганда, һәркемне юатырлык сүзләре табуы сокландыра.

Фестивальдә халыкның бердәмлеге сизелде. Депутатлар, Әлшәй районы башлыгы Наил Әбелгуҗин, дин әһелләре – православие руханилары һәм муллалар халыкның фронттагы егетләребезгә һәм тылдагыларга булышлык күрсәтүдә бердәм булуын билгеләп үттеләр. Әйтергә кирәк, барысы бердәм команда булып эшләделәр. Кунакларга бигрәк тә волонтерлар оештырган мәйданчыклар ошады. Волонтерларның бу эшкә тулысынча бирелеп, ихлас күңелдән эшләве күренеп торды. Һәркемгә ихтирамлы һәм игътибарлы мөгамәләдә булган кәсепчеләр дә алардан калышмады.

Геройларның әти-әниләре бик көчле тәэсир калдырдылар, уллары турында күз яшьләре аша горурланып сөйләделәр. Алар газизләрен югалту ачысын яшермәде, безнең балаларыбыз – каһарманнар, Ватанны сакладылар һәм саклыйлар, дип ассызыкладылар. Алар янында ветераннар, гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы хатын-кызлар да бар иде, биредә бердәмлек мохите аеруча сизелде. Бу чара исем өчен генә үткәрелмәде. Һәркем үзенең ялгыз түгеллеген, аның артында гаять зур ил халкы торуын тойды.

Айгөл әлеге мөһим чарага чакырулары өчен сыйныфташы һәм ахирәте Назгөл Михайловага һәм район хакимиятенә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Айгөлнең фикердәше, волонтер, тормыш иптәше һәм улы СВОда катнашкан Назгөл менә нәрсәләр турында сөйләде:

– Беренче чиратта миңа фестиваль үткән мәйданчыкның урнашуы ошады – барысы да уңайлы итеп эшләнгән. Тамашачыларга чыгышларны карарга җайлы булсын өчен аерым сәхнә куелган, ә янәшәдә волонтерлык штаблары урнашкан – алар фронтка җибәрү өчен әзерләнгән әйберләрне күрсәттеләр. Айгөл белән икәү Туймазы волонтерлары белән таныштык. Аларның дроннан саклану өчен ясалган япмаларын күрдек. Алар аны ничә катлы итеп эшләүләре һәм нинди материаллар кулланулары турында җен-текләп сөйләделәр. Без элемтәдә тору өчен телефон номерлары белән алыштык. Мин улым өчен дә шундый япма эшләп бирүләрен сорадым – алар баш тартмадылар, һәм улым белән иремә кышкы вакытта кию өчен җылы һәм уңайлы ике жилет та тегәргә тәкъдим иттеләр. Без, һичшиксез, алар үткәргән мастер-класска барырга сүз куештык. Фестивальгә шулай ук халык дәвалаучылары да чакырылган иде – аларга чират тезелде.

Чарага килүчеләрнең күбесе яугирләрнең әниләре, тормыш иптәшләре, СВОда катнашучылар үзләре һәм аларның якыннары булды, алар-ның күңел халәте сизелеп торды, күпләренең күзендә яшь иде. Теләгем булса да,  халык ысуллары белән дәвалаучылар янына барырга вакытым булмады, чөнки ярминкәдә кәсепче буларак катнаштым. Чарада рәсми вәкилләр дә бар иде, алар кешеләр белән гади генә аралашып, бергәләп фотога төшәргә тәкъдим иттеләр. Чынлап та, чарада дустанә мохит хакимлек итте, үзебезне бер команда итеп тойдык. Мин үзем белән безнең волонтерлык штабы ачылуы турында мәгълүмати баннер алган идем һәм аның янында басып фотога төшүләрен сорадым. Минем тәкъдимнән беркем дә баш тартмады. Кешеләр андагы язуны күреп, безнең идеяне хупладылар һәм: «Афәрин, уңышлар сезгә!» – диделәр. Төрле халык вәкилләренең чыгышы истә калды: бик матур һәм тирән эчтәлекле җырлар яңгырады. СВОда катнашучылар сәхнәгә чыккач, зур һәм көчле команда булып тезелеп бастылар. Мине бигрәк тә проект авторы Гөлнур Колсаринаның яшькелт төстәге хәрби киемнән һәм берцы киеп килүе гаҗәпләндерде. Сугышчыларның туганнары аны, якын кешеләре кебек, бик җылы кабул иттеләр. Фестивальдә безнең волонтерларның эше билгеләп үтелде: Ярми авылы һәм Чишмә поселогы активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.Районыбызның кул эше осталары да ярминкәдә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Мин үзем эшләгән әйберләр белән сату иткәндә яныма СВОда катнашучылар һәм аларның тормыш иптәшләре килде. Иремнең һәм улымның хәрби операциядә катнашуларын белгәч, «Сез булдырасыз, киләчәктә дә шулай дәвам итегез» дип җылы сүзләр әйттеләр, күңелләрем күтәрелеп китте.

Якын киләчәктә дроннан саклану өчен япмалар ясау буенча осталык дәресләрендә катнашасым килә. Хәзер бу бигрәк тә көнүзәк: тормыш иптәшем фестиваль көнендә генә кайткан иде, һәм без дроннарның никадәр куркыныч булуы һәм мондый саклану чарасының мөһимлеге турында сөйләштек. Әйткәндәй, мин үзем дә госпитальне матди яктан тәэмин итү максатында грант алу өчен гариза язам, шушы көннәрдә ул әзер булачак. Гомумән алганда, фестивальдә дустанә халәт булды, уртак максат һәм хәсрәт берләштергән кешеләргә бер-берсе белән очрашу, күрешү һәм ярдәм кулы сузу өчен  мөмкинлек булды. Халыкның бердәмлеге нәкъ шундый чакта күренә дә инде, – диде ул.

Әлшәй районына бару күңелдә тирән эз калдырды. Аннан кайтканда волонтер ахирәтләр Айгөл белән Назгөл бер мөһим карарга килделәр, әгәр аны хупласалар, ул район халкына зур файда китерергә мөмкин, диләр алар. Район гәзите битләрендә бу турыда тулырак мәгълүмат язарга вәгъдә итәбез.

Барысы да җиңү өчен
Барысы да җиңү өчен
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас