

Ир-егетләрнең күбесе яшьтән үк армиядә хезмәт итү турында хыяллана. Безнең герой да шулай, хәрби хезмәт турында хыялланган, чын ирләр мәктәбен үтәргә теләгән, ләкин ул чакта, яшьлек елларында, кайбер сәбәпләр аркасында армиягә бармый калган. Тормыш башка юнәлеш алган: төньякка вахтага киткән, эретеп ябыштыручы булып эшләгән, теплицалар корган, төзелеш эшләре белән шөгыльләнгән.
Ләкин, «мин хезмәт итәргә тиеш, бурычым – Туган илне саклау» дигән уй башыннан китмәгән. 2024 елда ул катгый карарга килеп, РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган.
Тормыш иптәше Аэлита моны күз яшьләре аша елмаеп искә ала:
– Озак җибәрмәдем. Безнең дүрт балабыз бар бит, бәләкәйсе ул вакытта нибары алты айлык иде. Ләкин, барам дип омтылган кешене тотып калып буламыни? – ди ул.
Башта ул фельдъегерь шоферы булып хезмәт иткән. Аның «Егерь» позывное шул сүздән алынган. Соңрак хәрби бурычлар катлауланган, эвакуация төркемендә эшли башлаган: дроннарның туктаусыз һөҗүме астында, гомерен куркыныч астына куеп, яралыларны һәм гади гражданнарны ут эченнән алып чыккан. Бүген ул сугышчан иптәшләре белән дошман дроннарын – «кошчыкларны» аулый.
Сугышчылар якыннарының тавышын бер генә минутка булса да ишетү өчен үзләре торган җиргә вай-фай куйганнар, көнкүрешләрен җайга салганнар.
«Егерь» алгы сызыкта чакта тылда аны дүрт баласы белән тормыш иптәше көтә. Балалары әтиләренең алар белән горурлануын теләп, яхшы билгеләргә генә укырга тырышалар. Зур кызы тугызынчыда, уртанчылары алтынчы һәм өченче сыйныфларда укыйлар, ә иң төпчеге, әтисе киткәндә нибары алты айлык булганы, балалар бакчасына йөри.
Бу гаилә – күпләр өчен үрнәк. 2024 елда алар районда үткән «Коляскалар парадында» беренче булдылар, «Зур гаилә – зур бәхет» конкурсында икенче урын алдылар. Балалар спорт белән шөгыльләнеп үсә: Аэлита аларны «Гризли» көрәшчеләр клубына йөртә, әтиләре кебек чыдам һәм ныклы булырга өйрәтә.
«Әтиләренең сугышка китү карарын балалар ничек кабул итте?» дигән соравыма Аэлита: «Тыныч кына, безнең барлык танышларыбыз һәм якыннарыбыз да диярлек шунда. Алар өчен ул – чын ир-егетләр үрнәге», дип җавап бирде.
Алгы сызыкта сугышчыга нәрсә ярдәм итә? Кемдер – ышаныч, кемдер – аналарның догасы дияр. «Егерь» исә хатынына: миңа өебез, сезнең турыдагы уйларым ярдәм итә, дигән.
– Ул «һәрвакыт сезнең турыда уйлыйм», ди. Шөнгәккүлдә аны көтүләре, өйдә барысы да яхшы булуы, балалар турындагы уй аңа үз Ватанының лаеклы улы булып калырга көч бирә, – ди Аэлита.
Хезмәт иткән чорда ул берничә тапкыр ялга кайткан. Бу кайтулар аның гаиләсе өчен – чиксез бәхет. Туган илебезгә нәкъ аның кебек кешеләр, курку белмәс сугышчылар аркасында дошман бәреп керә алмый. Ул дүрт баласы һәм меңләгән башка сабыйлар тыныч күк йөзе астында яши алсын өчен ил сагында торуын дәвам итә.
Тизрәк кайтырга насыйп булсын, «Егерь», сине зарыгып көтәләр...
Контракт буенча хезмәт һәм БПЛА бүлекчәләрендә хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтында яки 122 номеры буенча табарга мөмкин.
Чишмә районы хәрби комиссариаты тел.: 8 (34-797) 2-15-66, 8-937-305-7862, 8-927-951-1052; 8 (34797) 2-13-22 (район хакимияте).