– Аңлыйсыңмы, туган, – ди ул аннары хезмәттәшләренә, – Ходайга ике урында: реанимациядә һәм ут астында ышаныч арта. Минем гыйбадәтханәм һәрвакыт үзем белән, ул менә монда, бронежилет астында, – ди ул йөрәк турын күрсәтеп.
Егерме икенче елда мобилизация башлангач, улвоенкоматка бара. Алмыйлар, чөнки хәрби билеты янгында юкка чыккан, ул хезмәт иткән хәрби часть архивы югалган. Башка берәү булса төкерер иде дә, тыныч тормышта яшәвен дәвам итәр иде, ләкин «Бабай» – үзсүзле холыклы кеше. 25 февральдә ул җаен табып, яшерен рәвештә контрактка кул куя. Бар галәме булган, яраткан хатынына башта берни әйтми.
Ул белгәч елый башлый, аннары тынып кала һәм күз яшьләрен сөртеп тутырып карый да, тәҗрибәле солдатның тәннәре чымырдап китәрлек сүзләр әйтә.
– Китсәң, минем боерыкны тыңла. Исән-сау кайт. Ишетәсеңме? Исән кайт!
– Тыңлыйм, командир, – ди ул, хатынын кочагына алып.
Ходай аларга бала бирмәгән, ләкин бу бушлыкны туганнарының бер взвод кадәр балалары тутыра. Алар абыйларын бик ярата, ләкин аңа исеме белән дәшәргә оялалар, көрәк кадәре зур сакалы белән ул аларга бик олпат булып күренәдер, мөгаен.
– Нинди абый булсын инде? Чып-чын Бабайка бит ул! Әкияттән килгән! – дип көлешәләр алар.
Шул кушаматы ябышып кала, өйдә «Бабайка» булса, фронттагылар өчен «Бабай» ул.
Донецк өлкәсенең Часов Яр шәһәрендәге тәүге хәрби бурыч гади кебек тоелса да, бик катлаулы була. Өч яугир подвалда ябылып кала, айлар буе кояш күрми яшиләр. Бетон тартма өч ай буена аларның йорты да, яшеренер урыны да, кабере дә була. Өстә козгын кебек дошман дроннары оча.
– Йә, нишлибез, «Бабай», чыга алабызмы? – дип караңгылыкта пышылдый бер иптәше.
– Курыкма, – ди якташыбыз, кесәсендәге тәсбихен тартып. – Минем галәмнән килгән боерыгым бар. Ул безне болайгына теге дөньяга җибәрмәячәк.
...Өчесе дә исән чыгалар. Хәтта тырналган урыннары да юк, тик күзләре генә яктылыкка өйрәнмәгән. Әмма алгы сызык бурычын соңрак ала...
Икенче юлы хәрби бурыч җәһәннәмгә тиң була. Бахмут янындагы алыш уен гына булып күренер иде. Тимер эри, җир кайнап тора...
Киләсе алышта «Бабай» подвалда бергә калган иптәшләрен югалта. Егетләр «ике йөзенче» булып китәләр. «Бабай» үзе дә өч йөзенче булып госпитальгә эләгә. Дәваланып яткан чагында ул түшәмгә, хәзер инде тарттырылган түгел, ә ярык-йорыклы дәваханә түшәменә карап: «мин ни өчен исән калдым икән?» дип уйлана. Ә башында хатынының: «Исән-сау кайт», – дигән тавышы яңгырый.
2025 елның 9 апреле. Тагын бер нокта, тагын подвал. Якташыбыз белән яшь, тәҗрибәсез, «атылмаган» егетләр. Кинәт «Роза» кушаматлы штурмовик йөгереп килеп керә. Сулышы капкан, коты очкан егет:
– Минем арттан дрон эзәрлекләп килде... Кайда торганыбызны белде инде, – ди куркып.
Һәм башлана. Подвал эче дер селкенә, бетон җимерелә, тузан багана булып күтәрелә, суларга һава юк. Кинәт «убырлы карчык» дип йөртелүче галәмәт зур дрон гөжләп килеп төшә. Колаклар чыңлый башлый, стеналар ярыла.
Егетләр почмакка елыша, күзләрендә – өнсез иңрәү. Безнең «Бабай» аларга күз ташлап ала да, ашыкмыйча гына тәмәкесен кабыза. Аның уты караңгыда маяк кебек балкый.
– Нәрсә, егетләр, – ди ул Салаватта түшәм куйган чактагы кебек тыныч тавыш белән. – Нигә тынып калдыгыз? Бу юләр өстә йөргән чакта, бәлки, чәй эчеп алырбыз?
Яшь солдатлар аптырашта кала.
– «Бабай» абый, нинди чәй инде? Анда бит «Яга»!
– Сугыш сугыш белән, ә чәй эчү расписание буенча. Котелокны куй әйдә, кайгырма. Беркайчан да бирешергә ярамый, егетләр. Әгәр рух сынмаса – тән түзәр, – ди ул.
Чираттагы гөрселдәүне инде алар кулларына кружка тотып каршылый.
Хәзер сугыш башкача, барысы да «кошчыкларга» бәйле. Элек алар бары тик үлем китерсә, хәзер гомер дә бүләк итә.
– Кара, – дип телефондагы фотоны күрсәтә якташыбыз. – Монысын безнекеләр ташлап киткән.
Фотода мина түгел, ә зур төенчек. Анда – печенье, консервалар, берничә кәнфит һәм бер уч хөрмә. Бу «кошчык» язын кеше аягы белән атлап барып җитмәстәй урыннардан очып, паек китереп җиткергән.
– Менә ул, безгә язган ризык, – дип көлемсери «Бабай».
Херсон өлкәсендә яз, +17. Чишмәдә энекәшенең гаиләсе язгы эшләргә әзерләнә, ә Салаватта тормыш иптәше шалтырату көтә. Ә монда, далада, «Бабай» позывнойлы карт солдат ил сагында тора. Монда вакыт сумала кебек сузыла. Тирә-якта дроннар күп, алардан күз яздырырга ярамый, ул моны яхшы аңлый. Иң мөһиме, туган ягында, ул куйган миллионнарча түшәмнәр астында, тыныч тормышта кешеләр йоклый. Ул монда булганда алар өстендә беркайчан да түшәмнәр ишелмәс.
– Чишмәләргә сәлам әйт. «Бабай» постта. Приказны хәтерли. Җиңү ахырына кадәр анда булачак, – дип әйт ди ул, иңендәге автоматын рәтләп.