Бу эшне волонтер Назгөл Михайлова башлап җибәргән, аның өчен алгы сызык аерым мәгънәгә ия. Бүгенге көндә аның тормыш иптәше белән улы хәрби хезмәттә. Улы күптән түгел контрактка кул куеп, Ватанны саклаучылар сафына баскан. Якыннарың ут сызыгында булганда, читтә калу мөмкин түгел.
– Волонтерлык миңа борчулы уйлардан арынырга һәм гомуми җиңүгә үз өлешемне кертергә ярдәм итә. Бу – алардан меңләгән чакрым ераклыкта булсам да, сугышчыларыбыз белән янәшә булу ысулы, – ди Назгөл.
Әлеге шөгыль барысын да берләштергән. Укытучы Айгөл Абдуллина билгеләп үткәнчә, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, «Хәсән» штабы волонтерлары, педагоглар һәм төрле сыйныф укучылары хәрбиләргә ярдәм кулы сузу өчен тегү машиналары артына утырганнар.
Эш барышы конвейер ысулы белән оештырылган. Укытучы Гөлнур Гаймалова хәбәр итүенчә, балалар, укудан аерылмаска тырышып, тәнәфес саен бер-берсен алыштырганнар. «Хәсән» штабы җитәкчесе Айгөл Кәримова сүзләренә караганда, соңгы елларда волонтерлар хәрәкәтенә бик күпләр кушылган, ул үзенең остазлары һәм фикердәшләренә: Назгөл Михайловага, Гөлнур Кин-җәбаевнага, Айгөл Ришатовнага һәм Лидия Рифгатовнага рәхмәтле. «Мин – волонтер» символикасы төшерелгән махсус алъяпкычлар һәм яулыклар әзерләгән. Бу эшкә үзенчәлекле халәт өстәгән: балалар үзләрен гади укучылар гына түгел, ә зур максат өчен эшләүче чын команда итеп хис иткәннәр.
Бүгенге көндә һәр гаиләдә диярлек Ватан сагында торучылар бар.
Сигезенче сыйныф укучысы Диананың да хәрби хезмәткә киткән якыннары һәм дуслары бар. Кыз волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче әнисенең төп ярдәмчесе. Алар өчен фронтка ярдәм күрсәтү – гаилә эше һәм зур җаваплылык.
Егетләр дә эшкә актив кушылганнар. «Беренчеләр хәрәкәте» активисты Альфред Атнабаев әйтүенчә, алар яугирләр өчен тиз арада коры душ әзерләргә өйрәнгәннәр.
– Иң мөһиме, сугышчыларга аны кыр шартларында кулланырга уңайлы булсын, – ди ул.
Назгөл Михайлова башлап җибәргән бу эш Чишмә авыл Советы хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлектә тормышка ашырыла. Яшьләр эшләре буенча белгеч Илнара Фәтхуллина битараф калмаган бар халыкка чын күңелдән рәхмәт белдерде.
– Авыл хакимияте кирәк-ярак әйберләрне әзерләп бирде, арытаба инде эшләр тегү машиналары булган халыкның өендә дәвам итте, – диде ул.
Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина да зур ярдәм күрсәткән. Аның булышлыгында мең метр марля һәм мамык рулоннары сатып алынган. Әлеге материал 800 бәйләвеч ясау өчен җиткән. Бу әйберләр шушы көннәрдә Чишмә районының чираттагы гуманитар конвое белән алгы сызыкка озатылачак.
Эшләр бер көнгә дә тукталмый. Назгөл Михайлова яшьләрне өйрәтүен дәвам итә: әйберләр тегүдән тыш, ул «коры душ» комплектларын ничек дөрес итеп җыярга кирәклеген дә күрсәтә.
Назгөл бу көнне гимназия волотерлары белән дә очрашырга өлгергән. Укучылар сугышчылар өчен истәлекле брелоклар ясаганнар.
Өлкәннәр тәҗрибәсе яшьләр дәрт-дәрманы белән кушылганда һәр эш-гамәл алга барачак.
Чишмә районы халкы «Барысы да Җиңү өчен!» девизын эш белән раславын дәвам итә.