Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Фронтка ярдәм. Хатын-кызлар җиңүне якынайтуга өлеш кертә

Сугышчылар Рәсәй мәнфәгатьләрен яклаган арада, тылда да «күзгә күренмәс хезмәт фронты» җәелдерелде. Авыл клубларында һәм китапханәләрдә волонтерлар клублары эшли башлады. «Күмәк көч яу кайтара», ди борынгы халык мәкале. Бүген алгы сызыктагы сугышчыларыбызга ярдәмгә күтәрелгән бу «яу» – район хатын-кызларының какшамас бердәмлеге.

Фронтка ярдәм. Хатын-кызлар җиңүне якынайтуга өлеш кертә
Фронтка ярдәм. Хатын-кызлар җиңүне якынайтуга өлеш кертә

Келәш авылы мәдәният йортында эш бер көнгә дә тынмый. Хатын-кызлар фронтка җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр, ул безнең егетләргә техниканы һәм блиндажларны дошман күзеннән саклау өчен кирәк. Волонтерлар клубы әгъзаларының яше кырыктан өлкәнрәк. Венера Хәйретдиновага, мәсәлән, 79 яшь, әмма ул яшьрәкләрдән калышмый. Күбесе үзешчән вокал ансамбльдә катнашучылар. Эшләре җыр белән үрелеп бара: моңланып та, тәнәфескә тукталган арада кайчак тән яздырып, биеп тә алалар.

– Һәркайсы үз мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итәргә тырыша. «Ялгыз кеше кырда яугир түгел», диләр, күмәк булганда без – көч. Волонтерлар күрше авыллардан да килеп ярдәм итә, – ди Гөлфинә Ямалетдинова.

Район хатын-кызлары бүгенге көндә бар эшкә җәлеп ителгән: алар гуманитар ярдәм җыя, җылы оекбашлар бәйли, фронттагыларга токмач кисә, балалар белән сугышчыларга  кайнар сәламнәр җибәреп хатлар яза. Халык чакырганны көтеп тормый – йөрәк кушуы буенча ярдәм итә. Бу, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең Юлламасында телгә алганча, җәмгыятьнең тулы мо-билизациясе: «БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН!».

Чишмә районында бу гади лозунг кына түгел, ә көндәлек хезмәт. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы, ярдәм агымын бөтен район буенча җайга салып, үз эшен штат режимында дәвам итә,

Келәш авылы һәм районыбыз хатын-кызларының игелекле эшләре – сугышчыларыбызга көч бирә торган ышанычлы тыл. Һәм бу уртак эшкә һәркем кушыла ала.

Мөһим мәгълүмат:

Әгәр ярдәм итәргә теләгегез һәм мөмкинлегегез бар икән, сезне район хакимиятендә көтәләр (каб. №5).

Белешмәләр өчен телефон: 8 (34797) 2-06-77.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас