Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Барысы да Жиңү өчен
19 февраль , 14:00

Йөрәктә – кайгыртучанлык, күңелдә – җиңүгә ышаныч

Чишмә волонтерлары проекты Президент грантлары фонды тарафыннан хуплау тапты. Кешеләрнең йөрәкләрендә – якыннары турында кайгыртучанлык, күңелләрендә – файдалы булырга дигән ныклы ният. Чишмә районының волонтерлар хәрәкәте әнә шулай яши: алар авыл клубларында һәм өйләрдә җыелып, яугирләребезнең гомерен саклап калу өчен маскировка челтәрләре һәм маскировка халатлары ясыйлар.

Йөрәктә – кайгыртучанлык, күңелдә – җиңүгә ышаныч
Йөрәктә – кайгыртучанлык, күңелдә – җиңүгә ышаныч

Күптән түгел аларның хезмәте лаеклы бәяләнде – «Өмет. Фронт. Тыл» проекты Президент грантлары фонды бәйгесендә җиңү яулап, 962510 сум күләмендә финанс ярдәм алды.

Бу күләмле эшне Ярми һәм Дурас авылы биләмәләренең волонтерлык штаблары башлап җибәрде. Горный, Ябалаклы, Шөнгәккүл авылларындагы һәм Чишмә поселогындагы волонтерлар штаблары да грант акчасы исәбенә ярдәм алачак.

Бүлеп бирелгән акчага тукымалар, мастер-класслар үткәрү, тиз һәм сыйфатлы итеп эшләү һәм күрше торак пунктлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен кирәкле бөтен нәрсә алыначак.

– Безнең максат – район буенча мөмкин кадәр күбрәк кешене сугышчылар өчен мөһим булган маскировка челтәрләре үрүгә җәлеп итү. Проектның Президент грантлары фондында җиңүе безгә башка авылларны әйләнеп чыгарга һәм осталык дәресләре үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Никадәр күбрәк булсак, челтәрләр дә шулкадәр күбрәк, Ватанны саклаучыларыбызның хәвефсезлеге дә югарырак булачак, – ди Ярми авылының «Җиңү өчен» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Гөлфия Харас кызы Сәрвәрова.

Сүзләр артында һәрвакыт чын эшләр һәм кеше язмышлары тора. Чишмә поселогыннан Лилия Крымова – моңа ачык мисал. Ул берничә ел инде Чишмәдән Ярмигә барып, фронт ихтыяҗларына ярдәм күрсәтә, биредә дуслар гына түгел, фикердәшләр дә тапкан.

Аның улы, «Крым» позывнойлы яугир махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Ялга кайткан вакытларында очрашуга килгәч һәм шалтыратып хәл-әхвәл белешкәндә ул аларга башкарган изге эшләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерә.

– Өйгә кайткан саен волонтерларга рәхмәт әйтергә килми калганы юк, – ди Лилия Крымова.

2022 елдан бирле «Җиңү өчен» хәрәкәтенең актив катнашучысы Рәхилә Галикәева аларның эшендә бердәмлек мөһимлеген билгеләп үтте.

«Һәрберебезнең үз вазифасы бар – беребез тукымадан тасмалар кисә, икенчеләребез шуларны бәйли, шулай иткәндә эш тизрәк һәм нәтиҗәлерәк бара», ди ул.

Аның улы да алгы сызыкта. Гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашу – сугышчыларга булышлык күрсәтүнең һәм уллары сугыш кырындагы аналарның күңел тынычлыгын саклауның гади һәм ышанычлы ысулы, дип саный ул.

Волонтерлар камуфляж белән генә шөгыльләнми, алар киптерелгән үләннәрдән «Әни чәе» дә әзерли. Солдатлар туган яктан җибәрелгән бу сыйга аеруча шат.

– Халык киптерелгән үләннәр, чәй алып килә, кемдер акчалата ярдәм итә, аннары без кирәкле әйберләр сатып алабыз. Вак-төяк кебек кенә тоелса да, туган як болыннарында үскән шифалы үләннәр сугышчыларыбызга көч бирәдер һәм кәефләрен күтәреп җибәрәдер, дип ышанабыз, – ди Фәнисә Исмәгыйлова.

Проект районның барлык авылларында осталык класслары үткәрүне күз уңында тота – тиздән команда Горный авылына барачак. Авыл халкы да читтә калмый, кемдер азык-төлек, кемдер материаллар белән яки акчалата ярдәм итә. Иң мөһиме – ниятләр бердәм булсын һәм туган җирбезне саклаучыларга ярдәм итәргә әзер торыйк.

Илебез язмышына битараф булмаган райондашларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән – икеләтә куаныч.

Егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык, иминлек урнашсын. Халкыбыз күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшләрне юкка гына күмәкләшеп, өмә ясап башкармаган бит. Шул рәвешле зур-зур күләмле челтәрләрне тиз арада үреп бетереп була. Иң  мөһиме – егетләребез безнең ярдәмне тойсыннар һәм исән-имин әйләнеп кайтсыннар, ди алар.

Йөрәктә – кайгыртучанлык, күңелдә – җиңүгә ышаныч
Йөрәктә – кайгыртучанлык, күңелдә – җиңүгә ышаныч
Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас