Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
16 гыйнвар , 10:19

Волонтёрлар – хәрби госпитальдә

Розалина – беренче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы, актив волонтер. Хәзерге вакытта ул төбәкнең «Беренче тирмә» дип аталган проектының 29-нчы төркеме составында яраланган сугышчыларга ярдәм итә.

Волонтёрлар – хәрби госпитальдә
Волонтёрлар – хәрби госпитальдә

Кышкы каникулларда ул хәрби госпитальдә волонтер булу өчен Луганскийга юл тоткан. Тыныч тормышта кайчандыр сыйныф бүлмәләре булган, хәзер кырыс дәваханә режимына күч-кән урында ул Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итә.

Аларны процедураларга йөртергә, чәчләрен кисәргә, юындырырга, урын-җирләрен алыштырырга, ашатырга булыша. Яраланган сугышчыларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә ярдәм итеп, катлаулы эш башкара.

Ләкин, Розалинаның якыннары әйтүенчә, ныклы холыклы Чишмә кызы бирешми, кулыннан килгәнчә тырыша. Розалинаның һәр иртәсе «обход»тан башлана. Ул барысы белән дә исәнләшергә, рухландырып җибәрергә, ашатып алырга, һәркемгә җылы сүз табарга ашыга. Солдатлар ихласлыгы һәм тырышлыгы өчен аны ягымлы итеп «башкорт гүзәле» дип атыйлар, ә башка волонтерлар проект атамасы буенча гына атап йөртәләр.

Розалина Муллагалина өчен бу гаиләсенә бәйле сәфәр һәм гражданлык бурычы.

Аның бертуган энесе Данис хәрби операциядә батырларча һәлак булган. Розалина, туганнары кебек булып киткән сугышчыларга ярдәм итеп, алга таба яшәргә көч таба.

– Энем Данисны югалту барыбыз өчен дә зур хәсрәт булды. Мондагы егетләргә ярдәм итеп, аларның хәле җиңеләюен күреп, күңелем тынычлана, – дип тойгылары белән уртаклашты ул.

Розалина якташлары белән туган телендә сөйләшә башлагач, кырыс сугышчыларның йөзләре яктырып китә.

Гади сөйләшү, туган тел аша алар өйләренә, гаиләләре янына кайткандай була. Бу рухи ярдәм кайчакта теләсә нинди дарулардан да яхшырак дәвалый.

Волонтёрлар – хәрби госпитальдә
Волонтёрлар – хәрби госпитальдә
Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас