Монда тормыш кайный, һавага яңа пешкән икмәк һәм үлән чәе исе тарала. Хатын-кызлар, өй мәшәкатьләрен читкә куеп торып, маскировка челтәрләре үрү белән мәшгуль. Янәшәдә, зур өстәл артында, яшь волонтерлар азык-төлекне сортларга аера, җылы оекбашлар һәм изге теләкләр язылган хатларны пакетларга тутыра. Яугирләр өчен дигән һәр әйбер күңел җылысы һәм өмет белән әзерләнә.
– Гуманитар ярдәм җыеп озату эше бер көнгә дә тукталмый, халык чын бердәмлек һәм фидакарьлек күрсәтә. Бу изге эштә катнашкан һәр кеше бәяләп бетергесез өлеш кертә. Волонтерлар командалары ал-ял белмичә килгән йөкләрне сортларга аеру өстендә эшли. Бу һәрберебезнең уртак тырышлыгы һәм битараф булмавы аркасында ярдәм кирәк булганнарга булышлык күрсәтүнең ачык мисалы. Һәм менә, чираттагы гуманитар ярдәм җибәрергә әзер. Анда сугышчыларыбызга көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, өйдән ерактагы егетләребезгә кирәк булырдай бөтен нәрсә бар, – дип билгеләп үтте Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
«Гуманитар йөк белән бер тапкыр кулланыла торган 1000 комплект савыт-саба да җибәрәбез. Вак-төяк кебек тоелса да, кыр шартларында ул алыштыргысыз булып кала, гигиена сакларга ярдәм итә һәм шул ук вакытта җайлы да», дип аның мөһимлеген билгеләп үтте БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Илнур Уразмәтов.
Ябалаклы мәдәният йорты да чын игелек остаханәсенә әверелгән. Битараф булмаган авыл кешеләре госпитальгә җибәрү өчен җыйган җылы юрган-мендәрләрнең барысы да тиешле урынга озатылачак.
Ә Балалар сәнгать мәктәбе тырышлыгы белән оештырылган «Без бергә – көч!» хәйрия концерты тамашачыларның тулы залын җыйды. Укытучылар һәм укучылар тарафыннан җыелган акчалар сугышчыларыбызга дигән «ярдәм диңгезе»ндә тагын бер тамчы булачак.
Алар артыннан Караякуп мәдәният йорты да 6 декабрьдә хәйрия концерты оештырды. Биредә яшәүчеләрнең ярдәмчеллеге һәм битараф булмавы аркасында шулай ук кирәк-ярак әйберләр: егетләребезнең аяклары өшемәсен өчен оекбашлар, җылынып алу өчен чәй һәм кофе; капкалап алу өчен баллы-татлы ризыклар; теләсә нинди хәлләрдә кирәге чыгарга мөмкин булган паракорд беләзекләр; озак вакыт янып җылылык, яктылык һәм гади ризык әзерләргә мөмкинлек бирүче окоп шәмнәре салынды.
Сугышчыларыбызга бөртекләп ярдәм җыючы тагын бер игелек утравы – ул Ярми мәдәният йорты. Биредә яугирләрне дошман күзеннән яшерүче маскировка челтәрләре, җылыну һәм дроннан саклану өчен юрганнар, файдалы инструментлар белән беләзекләр, окоп шәмнәре һәм шырпылар, әз булса да хәл алу өчен мендәрләр, догалар укып үлән чәйләре әзерләнә.
«Бу эшләрнең барысы да безнең «Җиңү өчен» волонтерлар төркеме әгъзалары тарафыннан башкарыла. Бүген гуманитар ярдәм төялгән чираттагы «Газель»не озатканда, һичшиксез, җиңәрбез, дип ышанабыз. Чөнки ул менә шундый эшләрдән һәм күңел җылысыннан, әлеге вакытта Ярми авылында хакимлек иткән сынмас рухтан гыйбарәт», – ди Гөлфия Сәрвәрова.
Чишмә районының мәдәният өлкәсе волонтерлары да калышмый. Мәдәният сарае артистлары, шулай ук авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре вакытларын кызганмыйча, бар күңелләрен биреп һәм изге теләкләр укып, маскировка челтәрләре үрәләр.
Шөнгәккүл мәдәният йортында «Пчелки» төркеме әгъзалары, волонтер хатын-кызлар сугышчыларыбыз өчен бал тутыралар, окоп шәмнәре ясыйлар, дронга каршы юрганнар тегәләр. Алар безнең тынычлыкны саклаучыларга уңайлыклар тудырып, үзләренең мөһим эшләрен дәвам итәләр. Ә Урта Хаҗәттә җыелган акчага генератор, бал салу өчен мичкәләр, үлән чәйләре тутыру өчен пакетлар һәм степлер сатып алганнар.
Районда яшәүче балалар да бу эштән читтә калмый. Яшь армиячеләр сыйныфында укучылар Волонтерлар көнендә СВОда катнашучыларга ярдәм һәм рәхмәт символы итеп тапшыру өчен Чишмә районы гербы белән брелоклар ясаганнар.
Калмаш авылында «Тамаша» театр төркеме һәм «Куштирәк» фольклор коллективы җыелган акчаларга хәрби хезмәткәрләребез өчен азык-төлек һәм кирәк-ярак әйберләр сатып алганнар.
Дурас, Бүләкбаш, Әлбәй, Пенза, Биккол, Чукраклы һәм Дим – Яңа Ябалаклы авыллары халкының да зур өлеш кертүен билгеләп үтми мөмкин түгел. Аларны «Надежда» активлык үзәге һәм «Хәсән» штабы берләштерә. Алар «Барысы да җиңү өчен!» лозунгы астында медикаментлар, азык-төлек, бал, җылы оекбашлар һәм башка бик күп әйберләр җыйганнар, балалар хәрбиләргә хатлар язганнар. Җыелган ярдәм сугышчыларга озату өчен Чишмә районы хакимиятенә китереп бирелгән.
Тәпәреш авылы халкы җылы киемнәр, гигиена чаралары, тастымаллар, перчаткалар һәм акчалата ярдәм тапшырган. Салих авылында яшәүчеләр госпитальләрдә ятучылар өчен махсус мендәрләр теккәннәр, ә Уразбахтыда окоп шәмнәре ясаганнар һәм безнең якта үскән үләннәрдән чәй әзерләгәннәр. Узытамак авылы китапханәсендә «Солдатлар өчен үлән чәе» акциясе үткән.
Түбән Тирмәдән алты тартма гуманитар ярдәм тапшырылган, ә Ибраһим авылы китапханәсендә «Коры душ» дигән 260 данә гигиена чарасы ясалган, яшь ярдәмчеләр алар янына рәхмәт хатлары язып салганнар. Үрге Тирмә һәм Слак авылларында да гуманитар ярдәм – җылы кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, тәм-томнар һәм медикаментлар җыю өчен берләшкәннәр.
Районда яшәүчеләр тарафыннан күрсәтелгән бетмәс-төкәнмәс игелек һәм кайгыртучанлык халык бердәмлегенең бер мисалы булып тора.
Һәркем, олысыннан алып кечесенә кадәр, күптән көтелгән җиңүне якынайтып, уртак эшкә өлеш кертә. Халкыбызның һәм Ватаныбызның көче нәкъ шунда да инде.